ТАТ РУС ENG

Насретдинов Фәхри Хөсәен улы – җырчы

Насретдинов Фәхри Хөсәен улы –  җырчы, актив концерт эшчәнлеге һәм совет композиторлары әсәрләрен пропагандалаганы өчен 1959 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


fahri_nasretdinov-25-10-23-01Фәхри Насретдинов
(1911-1986)

Фәхри Насретдинов Татарстанның Апас районы Шамбалыкчы авылында 1911 елда туган. Фәхри ун яшьтә ятим кала. Өлкән абыйсы акча эшләргә Мәскәүгә киткәндә Фәхри дә аңа иярә. Башкалада ул театр белән мавыга. Мәскәү эшчеләр күчмә театрының ярдәмче составында артист булып эшли. Спектакльләрдә ул еш кына җырлый торган була. Хезмәттәшләре егетнең матур тавышына сокланып, аңа Мәскәү музыка техникумына укырга керергә киңәш итә. 1934 елда Фәхри техникумны бишлеләргә тәмамлап чыга һәм Мәскәү консерваториясенең яңа ачылган Татар опера студиясендә укый башлый. 1939 елда Татар студиясен тәмамлап, Казанга Татар опера һәм балет театрына солист булып эшкә кайта. Аның партияләре арасында – Берендей, Ленский, Фауст, Альфред, шулай ук Җиһановның «Алтынчәч»ендә Җик Мәргән, Мозаффаровның «Галиябану» операсында Хәлил һ.б.

Фәхри Насретдинов концерт җырчысы буларак та чыгышлар ясый. 1964-1968 елларда Казан консерваториясендә укыта. Чит илләргә гастрольләр белән чыга. ТАССР һәм РСФСР халык артисты мактаулы исемнәренә лаек була, Ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, җиде медаль белән бүләкләнә.

Фәхри Насретдинов тыныч холыклы, бәхәсләшергә яратмый торган кеше була. Ул бик күп эшли. Тыңлауга килгәндә беркайчан да ноталар алмый, чөнки хәтере бик яхшы була. Олыгайгач артист акрынлап үзенең актерлык амлуасын үзгәртә: лирик геройлардан характерлы партияләргә күчә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр җырлый.

Фәхри Насретдинов 1986 елда вафат була.

Комментарий язарга


*