ТАТ РУС ENG

Биктимеров Шәүкәт Хәсән улы – артист

Биктимеров Шәүкәт Хәсән улы – артист, Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ч.Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә Байтимер роле өчен 1967 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


biktemirov.jpg
Шәүкәт Биктимеров
(1928-2012)

Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров 1928 елның 28 октябрендә Казан шәһәрендә туа, Саба районы Мәңгәр авылында үсә.
1949 елда Татар театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Ләкин шул ук елны армиягә алалар. Театрга яңадан 1953-1954 елгы сезон башында кайта.
Бүгенге көндә Биктимеров иң атаклы, күренекле артист. Ул татар сәхнәсенең реалистик традицияләрен дәвам иттерүче. Төрле хасияттәге төп образларны иҗат итә. Артист булыр өчен аңа табигать тарафыннан бирелгән сыйфатлар әллә ни шаккатырлык та түгел кебек. Уртача буйлы, үтә чыккан чибәр дип тә әйтеп булмый аны. Ә менә эшли башлаганыннан дистә ярым ел вакыт үткәч, аны «искиткеч» актер дип атадылар. Тышкы кыяфәте белән түгел, ә эчке рухи байлыгы нәтиҗәсендә иреште ул моңа. Биктимеров романтик герой планындагы актер түгел. Сәхнәдәге беренче адымнарыннан бирле ул психологик тирән, тормышчан дөреслек, ышандыру, чынбарлык, табигыйлек нигезендә иҗат итә. Искиткеч мөлаем артист. Биктимеров уйнаган рольләрендә тышкы яктан үзгәрмәсә дә, һич кенә дә рухи яктан бертөрлелекне аңлатмый. Актерның үзенә бирелгән образларның холык-фигыльләрен оста итеп гәүдәләндерүе аркасында алар барысы да эчке яктан төрле-төрле. Алар бөтенесе дә акыллы фикер йөртүче киң масштаблы шәхесләр. Артист каһарманның эчке тойгыларын бөтен тирәнлеге белән күрсәтә ала.
Аның рольләре: Нургали — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), Мелузов — «Талантлар һәм аларга баш иючеләр», Дульчин — «Соңгы корбан», Кнуров — «Бирнәсез кыз» (А.Островский), Хәмит — «Беренче чәчәкләр», Ишан — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Галин — «Габбас Галин» (Ш.Камал), Таһир — «Хөррият» (М.Әмир), Тәлгать — «Беренче мәһәббәт» (Х.Вахит), Сәетгәрәй — «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт), Заһит — «Бертуган Таһировлар» (Ф.Хөсни), Байтимер — «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов), Ленин — «Баһадирлар» (Н.Погодин), Ислам — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Кривохатский — «Бер төн» (Б.Горбатов), Фаюнин — «Ябырылу» (Л.Леонов), Бәхтияр — «Канкай углы Бәхтияр», Нурислам — «Дуслар җыелган җирдә», Рәфис — «Хушыгыз!», Әлмәндәр — «Әлдермештән Әлмәндәр», Җәллад — «Монды бер җыр», Зариф — «Монда тудык, монда үстек», Сибгат — «Ат карагы», Хәсән Акчурин — «Без китәбез, сез каласыз», Нурхәмәт — «Илгизәр + Вера» (Т.Миңнуллин), Туктамыш хан — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин), Дорозуар — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш), Чмутин — «Сагыш» (А.Галин), Пастор Мандерс — «Өрәкләр» (Г.Ибсен) һ.б.
2012 елның 28 маенда Казанда вафат була.
СССРның халык артисты — 1977 ел.
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — 1967 ел.
РСФСРның Дәүләт премиясе лауреаты — 1979 ел.

(Чыганак: Илялова Ильтани Г.Камал театры артистлары: Биографик белешмәлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 334 б.)


Комментарий язарга


*