ТАТ РУС ENG

Әсфәндиярова Шәхсәнәм Ибраһимбәк кызы – актриса

Әсфәндиярова Шәхсәнәм Ибраһимбәк кызы — актриса, Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ч. Айтматовның "Гүзәлем Әсәл" спектаклендә Хәдичә роле өчен 1967 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге белән бүләкләнә.


 asfandiyarova.jpg
Шәхсәнәм Әсфәндиярова 
(1926-1996)

Үзбәкстанның Термез шәһәрендә туа.
1939-1940 елларда, Ташкент хореография училищесында укыганда ук, балет спектакльләрендә катнаша. 1942-1943 елларда Казан музыка училищесында укый. 1949 елда Мәскәүдә театр институтын (ГИТИС) тәмамлый һәм Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елдан — Татар академия театрында. Башта кызлар, яшь ханымнар, соңрак олы ханымнар булып төп рольләрдә уйный. Күренекле, талантлы артистка. Каһарманның тирән күңел кичерешләрен тамашачыга җиткерү — аның төп максатларыннан. Иҗат иткән образлары тормышчан, шигъри.
Аның рольләре: Дездемона — «Отелло» (В.Шекспир), Луиза — «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф.Шиллер), Надежда — «Соңгылар», Татьяна — «Дошманнар» (М.Горький), Эсмеральда — «Зифа» (Н.Исәнбәт), Дилбәр — «Җилкәнсезләр» (К.Тинчурин), Огудалова — «Бирнәсез кыз», Тугина — «Соңгы корбан» (А.Островский), Хупҗамал — «Без аерылышмабыз» (Ш.Шаһгали), Мәрҗән — «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт), Хәдичә — «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов), Клея — «Кол» (Г.Фигерейдо), Калугина — «Ешрак елмаегыз!» (Э.Брагинский, Э.Рязанов), Галкина — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча), Песочинская — «Сагыш» (А.Галин) һ.б.
ТАССРның халык артисты — 1970 ел.
РСФСРның атказанган артисты — 1977 ел.
Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — 1967 ел.

 

(Чыганак: Илялова Ильтани Г.Камал театры артистлары: Биографик белешмәлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 334 б.) 


Комментарий язарга


*