ТАТ РУС ENG

Ахунов Гарифҗан Ахунҗан улы (Гариф Ахунов) – язучы

Ахунов Гарифҗан Ахунҗан улы (Гариф Ахунов) – язучы, "Чикләвек төше" повесте, "Хәзинә" романы өчен 1973 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә лаек була.


garif_axunov.jpg

Гариф Ахунов
(1925-2000)


Прозаик, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Гариф
Ахунов (Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов) 1925 елның 18 сентябрендә
Татарстанның Арча районы Өчиле авылында (хәзерге вакытта ул авыл юк)
крәстиян гаиләсендә туа. Аның әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче совет
активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крәстияннәр арасында зур
оештыру эшләре алып бара һәм шул эшләре өчен 1931 елда кулаклар
тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре карап үстерә.
Күрше Казанбаш авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, Гариф
1940 елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Ләкин Ватан сугышы
башланып, гаиләнең хәле бик мөшкелләнгәч, Гариф ихтыярсыз эшләнгән бер
«җинаяте» аркасында зур бәлагә очрый: колхоз кырыннан өенә рөхсәтсез бер
күтәрәм бәрәңге алып кайтканы өчен аны хөкемгә тартып, өч елга
ирегеннән мәхрүм итәләр. Яшүсмер егет хөкем мөддәтен Ерак Көнчыгышта
хезмәт белән төзәтү лагеренда уза. Кайткач, 1946 елның көзеннән
училищеда өзелгән укуын дәвам иттереп, 1947 елда аны тәмамлап чыга.
Аннары, Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә
укырга керә.
Г.Ахуновның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә нәкъ менә шушы
студентлык елларына туры килә. 1951 елда «Үсү юлы» альманахында яшь
авторның «Галләм сорау бирә» исемле тәүге хикәясе басылып чыга. Ул шулай
ук газета-журналларда очерклары, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре
белән күренә башлый. Шул ук 1951 елда, университетның соңгы курсында
укыган чагында, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы
редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар. Мондагы хезмәтен ул
университетны тәмамлап чыкканнан соң да дәвам иттерә — алты ел буе анда
әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире һәм журналның җаваплы сәркәтибе
вазифаларын башкара. Журналда эшләү яшь каләмнең иҗади сәләтен ачып
җибәрүдә һәм әдәби осталыкка өйрәнүдә үзенә күрә бер мәктәп ролен үти.
Бу елларда ул күп кенә хикәяләрен, беренче күләмле әсәре булган «Яшьлек
яме» (1955) повестен иҗат итә. И.Гази, Г.Әпсәләмов, Ә.Давыдов,
Г.Бәширов, Ш.Маннур, С.Баттал кебек танылган язучылар турында
әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен һәм иҗат портретларын бастыра.
1956 елның көзендә Гариф Ахунов, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе
тәкъдиме белән, республиканың нефть үзәге Әлмәт шәһәрендә берьеллык
иҗади командировкада була, ә 1957 елдан гаиләсе белән бөтенләй шунда
күчеп китеп, ун елдан артык нефтьчеләр арасында яши, аларның хезмәт
казанышларын һәм көндәлек тормышларын өйрәнә. Шул җанлы тормыш материалы
нигезендә әүвәл күпсанлы очерклар, публицистик мәкаләләр, хикәяләр,
кечкенә повестьларын яза (җыентыклар: «Еллар чатында», 1959; «Хыялый
Хәйрүш егетләре», 1965; повестьлар: «Артышлы тау буенда», 1960;
«Канатлар кая илтә?», 1967), аннары зур күләмле әдәби әсәрләреннән
«Хәзинә» (1963) һәм «Хуҗалар» (1968) исемле романнарын ижат итә.
Татарстан төбәгендә нефть хәзинәсе табылудан татар халкының яшәешенә,
көнкүрешенә килгән үзгәрешләрне, шул яңача шартларда төрле буын һәм
төрле кәсеп ияләре арасында күзәтелгән катлаулы социаль һәм әхлакый
мөнәсәбәтләрне реалистик буяуларда сәнгатьчә гәүдәләндергән бу дилогия
әдәби җәмәгатьчелектә алтмышынчы еллар татар прозасына яңалык алып
килгән, аны яңа тормыш материалы һәм яңа геройлар белән баеткан әсәр
итеп бәяләнә. Тиздән роман рус теленә дә тәрҗемә итело һәм Казан, Мәскәү
нәшриятларыңда кат-кат басылып, Татарстан нефтьчеләрен бөтенсоюз
аренасына алып чыга. Дилогиянең аеруча беренче — «Хәзинә» романы
популярлык казана. 1977 елда бу роман буенча Свердловск (Екатеринбург)
киностудиясендә шул исемдәге нәфис фильм да эшләнә, ә соңрак, 1983 елда,
«Кояшның да үз оясы була» дип исемләнгән инсценировка рәвешендә (авторы
М.Шиһапов) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
сәхнәсендә куела.
Г.Ахуновның Әлмәт чоры әдәби иҗат өлкәсендәге уңышлары белән генә түгел,
иҗтимагый активлыгы белән дә игътибарга лаек. 1963 елның мартында
Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәсмиләштерелеп, ул оешманың
беренче җаваплы җитәкчесе буларак (1963-1965 һәм 1967-1968), Г.Ахунов
нефть төбәгендә яшәүче язучыларны иҗади коллективка туплау, яңа яшь
әдәби көчләрне эзләп табу һәм тәрбияләп үстерү юнәлешендә мөһим эшләр
башкара, шул чорда ике тапкыр Әлмәт шәһәр советына депутат итеп сайлана.
Татарстан әдипләренең җиденче корылтаеннан соң республика Язучылар
берлегенең җаваплы сәркәтибе итеп сайлануы сәбәпле, Г.Ахунов 1968 елда
Казанга кайта. 1972-1974 елларда ул «Казан утлары» журналының баш
мөхәррире булып эшли. 1974 елның май аенда узган сигезенче корылтайда
исә каләмдәшләре аны Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе итеп
сайлыйлар. Идарә рәисе булып Г.Ахунов тугызынчы корылтайда да (1979)
сайлана һәм бу хезмәтең 1984 елның маена кадәр дәвам иттерә. 1974 — 1984
елларда ул шулай ук СССР Югары Советында Татарстаннан сайланган депутат
вазифаларын башкара.
Күптөрле административ һәм җәмәгать эшләре белән даими мәшгуль булуына
карамастан, Г.Ахунов үзенең иҗат активлыгын да киметми. Җитмешенче еллар
дәвамында аның бер-бер артлы «И кадерле туган як» (1968-1970) исемле
тарихи-публицистик китабы (М.Зарипов белән бергә язылган), «Чикләвек
төше» (1971), «Олы юлга сәяхәт» (1974), «Ардуан батыр» (1975), «Без бит
Арча яклары» (1978), «Йолдызлар калка» (1979) кебек әдәби, документаль
һәм автобиографик китаплары нәшер ителә. Алтмышынчы еллар авылы тормышы
материалына нигезләнеп язылган һәм җитәкче урында эшләүче хакимият
кешесенең рухи ныклыгын, кыю, принципиаль характерын сәнгатьчә калку
итеп, ышандырырлык итеп сурәтләгән «Чикләвек төше» повесте һәм элегрәк
язылган «Хәзинә» романы өчен Г.Ахунов 1973 елда Татарстан
Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
 1978, 1986 елларда әдипнең өч кисәкле роман итеп уйланыган «Идел кызы»
исемле трилогиясенең беренче ике китабы басылып чыга. Әсәрдә автор
катлаулы тормыш юлы үткән төп каһарманнарының язмышы аша 1900-1930 еллар
эчендә Урта Идел төбәкләрендә булып узган зур тарихи вакыйгаларның һәм
иҗтимагый-социаль процессларның җанлы картинасын күз алдына китереп
бастыра. Кызганычка каршы, язучы иҗат мирасының төп әсәрләреннән булган
һәм тарихи үткәнне яңача, чын объектив күзлектән чыгып яктыртуны максат
итеп куйган бу трилогиянең өченче кисәге язылмыйча кала.
Сиксәненче елларның икенче яртысында һәм туксанынчы еллар дәвамында
әдип, илдә барган демократик үзгәрешләр белән рухланып, үзе кичергән
тормыш материаллары нигезендә, авылда үзгәртеп кору чоры вакыйгаларына
багышланган «Гомер юлы» романын, «Эт патша», «Соңарган мәхәббәт» исемле
кече күләмле ике повестен һәм өч кисәктән торган «Тимерханның
күргән-кичергәннәре» дигән документаль әсәрен иҗат итә.
Г.Ахуновның әдәби мирасында Казанда Татар академия театры, К.Тинчурин
исемендәге Драма һәм комедия театры, Әлмәт, Минзәлә драма театрлары
сәхнәләрендә кат-кат куелып, заманында тамашачының игътибарын җәлеп
иткән берничә пьесасы да бар: «Чулпы җыры», «Утлар яна учакта»,
«Тынгысыз йөрәк» (Ф.Мостафин белән бергә язылган), «Чикләвек төше»,
«Ардуан батыр» (шул исемнәрдәге повестьлар буенча инсценировкалар),
«Акчарлаклар» (Ш.Камалның шул исемдәге повесте буенча инсценировка) һ.б.
Әдип шулай ук күпсанлы әдәби һәм истәлек язмалары, әдәби тәнкыйть
мәкаләләре («Әдәби язмышлар», «Чишмәләр белән сөйләшү» исемле
җыентыклар, 1970, 1985) һәм әдәби тәрҗемә китаплары белән дә укучылар
арасында киң таныла. Аерым алганда, ул татар теленә В.Закруткинның
«Плавучая станица» («Йөзмә станица», 1953) романын, А.Макаренконың
«Педагогик поэма»сын (1957), Рабиндранат Тагор «Хикәяләр»ен (1960),
М.Шолоховның «Тихий Дон» («Тын Дон») эпопеясының икенче, дүртенче
китапларын (1964, 1965), Татар дәүләт академия театры өчен Н.Погодин,
А.Островкий һәм башка драматургларның пьесаларын тәрҗемә итә.
Г.Ахуновның проза әсәрләреннән күбесе русчага тәрҗемә ителә, хикәя һәм
повестьлары украин, үзбәк, кыргыз, мари, чуаш, якут һ.б. телләрдә
басыла, «Хәзинә» романы казакъча һәм төрекмәнчә тәрҗемәдә нәшер ителә.
Әдәбият өлкәсендәге казанышлары һәм иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге
өчен Г.Ахунов 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1981 елда Халыклар
Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, 1972 елда аңа «Россиянең атказанган
мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ә 1993 елда Татарстан
Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән ул «Татарстан Республикасының халык
язучысы» дигән мәртәбәле исемгә лаек була. Әдип шулай ук 1998 елдан
Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы дигән мактаулы исем
йөртә.
Гариф Ахунов 2000 елның 4 июнендә Казанда вафат була һәм туган ягы Арча зиратына җирләнә.
Г.Ахунов — 1957 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Төп басма китаплары

Яшьлек яме: повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1956. – 182 б. – 7000 д.
Хәзинә: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. — 268 б. — 15000 д.
Хуҗалар: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. — 214 б. — 15000 д.
Зәңгәр чәчәк — гашыйклар төсе: повесть, хикәяләр, очерклар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. — 160 б. — 15000 д.
Хәзинә: 2 китаплы роман. —2 басма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1974.— 480 б. – 15000 д.
Чикләвек төше: хикәяләр, повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. — 232 б.—15000 д.
Утлар яна учакта: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. — 1926.— 14000 д.
Идел кызы: 3 китаплы роман. — 1 китап. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 400 б. — 15000 д.
Йолдызлар калка: повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. — 352 б. — 25000 д.
Әсәрләр: 4 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1981-1984.
1 т.: романнар. — 1981. — 495 б. — 15000 д.
2 т.: повестьлар. —1982. – 495 б.—14000 д.
3 т.:  хикәяләр, очерклар. — 1983. – 448 б.— 15000 д.
4 т.: пьесалар, әдәби портретлар. — 1984. – 488 б. — 14000 д.
Чишмәләр белән сөйләшү: мәкаләләр, очерклар, әңгәмәләр. — Казан: Татар. кит.нәшр., 1985. — 462 б. — 6000 д.
Идел кызы: роман. — 2 китап. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 392  б. — 15000 д.
Гомер юлы: роман, повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — 288 б. — 30000 д.
Акча күктән яумый: повестьлар, хикәяләр, очерклар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1994.—288 б.— 15000 д.
Тимерханның күргән-кичергәннәре: докум. повестьлар. — Казан: Татар китабы, 1999. —351 б. – 30000 д.
Сайланма әсәрләр: 5 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 3000 д.
1 т.: романнар. – 431 б.
2 т.: романнар. – 383 б.
3 т.: романнар. – 383 б.
4 т.: повестьлар. — 448 б.
5 т.: повестьлар. — 383 б.

***

Габбас хәзрәт: роман. — Өфө: Китап, 1996. — 368 б. — 4500 д. (Башкорт телендә.)

***

Клад: роман / пер. с татар. В.Харчева. — М: Мол. Гвардия, 1963. — 270 с. – 65000 экз.
Клад: роман / пер. с татар. В.Харчева. — 2-ое изд. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1967. — 240 с. — 100000 экз,
Куда несут крылья: повесть / пер. с татар. В.Харчева. — М.: Дет. лит., 1967. — 160 с. — 75000 экз.
Человек ищет сокровище: повести, рассказы. – М.: Сов. Россия, 1969. – 128 с. — 50000 экз.
За горой Артыш: повести. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1973, — 95 с. – 100000 экз.
Клад: роман / пер. с татар. Р.Ахунова. — М.: Современник, 1976. — 463 с. — 50000 экз.
Ядро ореха: роман, повести / пер. с татар. Р.Ахунова. — М.: Известия, 1982. – 510 с. — 240000 экз.
Клад: роман / пер. с татар. Р.Ахунова. — 6-ое изд. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. — 286 с. – 50000 экз.
Дочь Волги: роман / пер. с татар. Р.Ахунова. — 2-ое изд. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1992, — 416 с. — 15000 экз.
Увиденное и прожитое Тимерханом: докум. повести / пер. с татар. Б.Хамидуллина. — Казань: Дом печати, 2001. — 232 с. — 500 экз.
 

Иҗаты турында

Галимуллин Ф. Идел җырчысы: Гариф Ахуновның иҗат портреты // Казан утлары. — 1980. — № 8. — 152-164 б.
Мусин Ф. Олы юлдан: Г.Ахуновка 60 яшь // Казан утлары. — 1985. — № 9. — 154-161 б.
Сабиров С. һәрвакыт агым үзәгендә// Шәһри Казан. — 1995. — 22 сент.
Шәфыйк М. Гариф Ахуновка 70 дип кем әйтер?: язучының юбилей кичәсеннән репортаж // Бәйсез Ватан. — 1996. — № 1. — 96-97 б.
Җиһан М. Җырга тиң гомер//Юлдаш. – 1996. — №11. – 1-2 б.
Гәрәев М. Саф мәхәббәт хөрмәтенә күтәрдек бокалларны: Г.Ахунов һәм Ш.Максудова турында // Шәһри Казан. — 1996. — 6 дек.
Әхмәтҗанов М. Үзе тапкан хәзинә: Г.Ахунов иҗаты турында // Мирас. — 1997. —№12. — 37-42 б.; 1998. — № 1.— 45-57 б.
Гыйләҗев А. Язучы һәм заман //Казан утлары. — 1998. — № 1. — 119-126 б.
Тәхау К. Киндергә күчкән гүзәллек // Мәдәни җомга.— 1998. — 6 февр.
Хәкимова Ф. Хәзинә: «Хәзинә» романы буенча куелган кинофильм турында // Сөембикә. — 1998. — № 4. — 14-15 б.
Гайфуллина Ф. Ул — халыкныкы // Шәһри Казан. — 1999. — 9 апр.
Садриев Ф. Кайту: «Тимерханның, күргән-кичергәннәре» трилогиясе турында // Мәдәни җомга. — 1999. — 29 окт.
Сибат Р. Прозабыз ахуны // Казан утлары. — 2000. — № 9. –  131-147 б.
Фәйзи 3. Йолдызлар сүнми // Ватаным Татарстан. — 2000. — 15 сент.
Галимуллин Ф. Якты затның олы иҗаты //Шәһри Казан. — 2000. — 29 сент.
Гаффар Ә. Җил гомере // Шәһри Казан. — 2000. — 3 нояб.
Фәттах И. Хезмәткә дан җырлаган иде//Шәһри Казан.—2001. —  2 февр.
Миннуллин Т. Ансыз күңелсез: истәлек // Татарстан яшьләре. — 2001. –29 март.
Шиһапов М.  Кадерлеләр генә хәтердә: истәлек // Мәдәни җомга. — 2001. — 2 июнь.
Харис Р. Гариф Ахунов белән бер сәяхәт: истәлек//Мәдәни җомга. — 2001. — 14 сент.
Ахунова-Максудова Ш.  «Гарифҗанның җаны кош булып кайтты»: истәлек // Таһир-Зөһрә. — 2001. — № 11.
Галиева Г. Юксындырасың, бик тә юксындырасың, Гариф абый! // Шәһри Казан. — 2002. — 18 гыйнв.
Хәмидуллин Л. Ярты гомер бергә // Мәдәни җомга. – 2002. — 14 июнь.
Гыйләҗев А. Күпне көтәбез!: 1975 елның сентябрендә язылган  мәкалә //Шәһри Казан. — 2002. — 13 сент.
Камалов X. Заман кешесе // Казан утлары. — 2002. — № 9. — 178-182 б.
Гадел Ә. Остазымны сагынам//Шәһри Казан. — 2003.— 19 сент.
Фәйзуллин Р. Зураеп калу // Мәйдан. — 2003. — № 10. — 95-97 б.
Әхмәдуллин А. Якты кеше иде // Мирас. — 2004. — № 6. – 58-60 б.
Маликова М. Юлларның кояшлы ягыннан: остазым-каләмдәшем турында хатирәләр // Мәйдан. — 2004. — № 7. – 149-152 б.
Гадел Ә. Олуг каләм остасы // Шәһри Казан. — 2004. — 5 окт.
Гариф Ахунов: язучы турында истәлекләр / төз. Ш.Максудова, Н.Ахунова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 240 б.
Сираҗи И. Израильдә «Идел кызы»: Г.Ахуновның кызы Наилә Ахунова белән әңгәмә // Идел. — 2006. — № 9. — 64-67 б.

***

Ахунов Г.  «Мой герой —человек из народа» //Веч.Казань.— 1985. — 20 сент.
Шевчук В. Хочу у зеркала спросить: где путь?//Время и
деньги.—1996. — 24 сент.
3айнашева Г. «В памяти народа он будет жить вечно» // Татарские края. — 2000. — № 39.
Лавришко В. «Кладоискатель» Гариф Ахунов//Звезда Поволжья. —2003. — 10-16 апр.


(Чыганак: Әдипләребез: Библиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/төз.
Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009 – 751 б.)


Комментарий язарга


*