ТАТ РУС ENG

Садыйков Ревдар Фәез улы – балет артисты

Садыйков Ревдар Фәез улы – балет артисты, мөгаллим, Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында куелган "Су анасы" балетында Алмай роле өчен 1973 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


 revdar_sadikov.jpg 
Ревдар Садыйков
(1937–1989)

Балет артисты, мөгаллим, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган
артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ревдар Садыйков 1937 елның 20 гыйнварында Башкортстанда хәрбиләр гаиләсендә туа. Сугыш башланганда аларның гаиләсе Балтыйк буенда яшәгән чор була. Ревдар яшьли ятим кала. Балалар йортларында көн күрә торгач, Ташкенттагы сәләтле балалар тупланган йортка, ә аннан хореография училищесына эләгә. 1956-1977 елларда Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында солист булып эшли. Композитор Фәрит Яруллинның "Шүрәле" балетында Былтыр партиясен башкарганда аңа нибары 19 яшь була. Егерме ел сәхнәдә биеп, ул классик һәм милли репертуардагы кырыклап ир-ат партиясен башкара. 1977-1980 елларда театрда мөгаллим-репетитор вазифасында хезмәт куя. 1989 елның 21 ноябрендә вафат була.


Комментарий язарга


*