ТАТ РУС ENG

Смирнов Игорь Валентинович – балетмейстер

Смирнов Игорь Валентинович – балетмейстер, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган "Су анасы" балеты һәм либреттосы өчен 1973 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә лаек була.


 Игорь Смирнов
(1926–1989)

Игорь Валентинович Смирнов – балетмейстер, мөгаллим, профессор, Карелия милли балетына нигез салучылардан берсе.  М.Глинки исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты, Карелиянең атказанган сәнгать эшлеклесе. Озак еллар Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография кафедрасын җитәкли.
Игорь Смирнов 1944 елда Мәскәү хореография училищесын (Н.И.Тарасов укучысы), 1951 елда Дәүләт театр сәнгате институтының балетмейстерлык бүлеген тәмамлый (Р.В.Захаров курсын).
1944–1949 елларда Мәскәү консерваториясе карамагындагы Опера студиясе балетмейстеры, 1953–1954 елларда балетмейстер һәм мөгаллим буларак Румыниядә, 1963–1964 елларда Япониядә эшли.
1958–1960, 1962, 1964–1967 елларда – Петрозаводск шәһәрендә Карелия Музыка театрында, 1960–1961 елларда Станиславский һәм Немирович–Данченко театрында баш балетмейстер.
Игорь Смирнов иҗаты балет спектакльләрендә сюжетлы драматургиягә тартылуы, классик бию хореографиясен милли фольклор белән үреп бирүе белән аерылып тора. Сәхнәгә куйган балетлары – Глиэрның "Җиз җайдак" (Ташкент, 1950; Бухарест, 1954), Лапутинның "Маскарад" (Ташкент, 1958; Станиславский һәм Немирович–Данченко театры, 1961; Петрозаводск, 1965), шулай ук классик балетлар – "Аккош күле" (Петрозаводск, 1960; Токио, 1963), Жизель" (Петрозаводск, 1967) һ.б.
Игорь Смирновның Петрозаводск театрында куйган спектакльләре Карелиядә профессиональ театр үсешенә зур йогынты ясый. 
1967 елда балетмейстер Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында хореография кафедрасын җитәкли. Вакытлы матбугатта хореографиягә багышланган мәкаләләр бастыра. "Карелия бии" (1977) китабын язып чыгара. 
Кечкенә вакытта И.Смирнов "Яков Свердлов" (Ленька Суховның балачагы) (1940), "Тимур һәм аның командасы" (Симаков) 1940) (һ.б.) фильмнарында төшә.


Комментарий язарга


*