ТАТ РУС ENG

Беспалов Виктор Иванович – кинорежиссер

Беспалов Виктор Иванович – кинорежиссер. Телевидениегә төшергән "Кырлай", "Татар гармуннары", "Н.Җиһанов музыкасы" дигән музыкаль фильмнары өчен 1977 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


 
Виктор Беспалов

Беспалов Виктор Иванович 1925 елның 12 августында Томск шәһәрендә туа. Бераздан гаиләләре Новосибирск шәһәренә күченә. Бөек Ватан сугышы башлангач яшүсмер Виктор үз теләге белән фронтка китәргә карар кыла, ләкин аның үтенечен кире кагалар. Сигезенче сыйныфтан соң ул Ленинградтан күченгән оптика һәм механика заводында эшли. Сугыш елларында Ленинград һәм Мәскәүнең күп кенә театрлары Новосибирскига эвакуацияләнгән була, Виктор бер спектакльне дә калдырмыйча карап бара.
Яшь эшчеләр мәктәбен мактау грамотасы белән тәмамлаганнан соң Виктор театр өлкәсендә эшләргә теләк белдерә. Мәскәүнең данлыклы Кинематография институты ул чакта Алматада эвакуациядә була, Виктор шунда хат яза. Әмма ул елга инде укырга кабул итү тәмамлану сәбәпле аңа киләсе елга килергә кушалар. Икенче елга исә институт Мәскәүгә әйләнеп кайта. Виктор Беспалов Алов, Наумов, Хуциев кебек булачак талантлы режиссерлар белән бер чорда укый. Институтта ике ел белем алганнан соң курс җитәкчесе белән уртак тел тапмыйча Виктор яңадан Новосибирскига кайта. Монда педагогика институтын тәмамлап, авыл мәктәбендә тарих укыта. Новосибирск телестудиясе ачылгач, шунда эшкә керә. Соңрак Мәскәүнең Югары режиссерлык курсларын тәмамлый. 
Казанга Виктор Беспаловны беренче тапкыр Татарстанның 50 еллыгы уңаеннан фильм төшерергә чакыралар. Шулай итеп режиссер Казанда яшәп кала. Биредә ул 35 ел эчендә кырыктан артык фильм төшерә. Сценарийлар авторы Рита Рубцова белән берлектә төшергән музыкант Гали Җәмниханов турында "Татар гармуннары", Габдулла Тукайның туган ягы турында "Кырлай", композитор Нәҗип Җиһанов турында "Нәҗип Җиһанов музыкасы" исемле фильмнары белән горурлана. Әлеге фильмнар өчен Виктор Беспалов Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Шулай ук кинорежиссер "КамАЗ" турында да заманында бик күп телефильмнар иҗат итә.


Комментарий язарга


*