ТАТ РУС ENG

Фәйзуллин Равил Габдрахман улы – шагыйрь

Фәйзуллин Равил Габдрахман улы – шагыйрь, «Шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен 1978 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә лаек була.


Фото: © Салават Камалетдинов /«Татар-информ» МА

Фото: © Салават Камалетдинов /«Татар-информ» МА

Шагыйрь Равил Габдрахман улы Фәйзуллин 1943 елның 4 августында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Шул районның Котлы Бөкәш авылы урта мәктәбен, 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Көндезге бүлектә укыса да, ул ике елдан артык төрле газета-журнал редакцияләрендә («Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Ялкын» һ.б.) эшләп ала. Берничә ел дәвамында университетның әдәби берләшмәсен җитәкли. Укуын тәмамлагач, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында бүлек мөдире вазифасын башкара. Студент чагында ике китабы чыккач, 1966 елда СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә. 1966 елда армия сафларына алына һәм 1968 елга кадәр гаскәри хезмәттә була. Шушы елда Р.Фәйзуллинны Татарстан язучыларының Әлмәт бүлеге житәкчесе итеп сайлыйлар. Анда дүрт ел ярым эшләгәннән соң, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага керү сәбәпле, гаиләсе белән Казанга кайта. Бер елдан сон аны Татарстан Язучылар берлеге аппаратына эшкә билгелиләр. 1973 елдан 1977 елның гыйнварына кадәр ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркәтибе — рәис урынбасары булып эшли. 1977 елдан 1989 елның сентябренә кадәр профессионал язучы сыйфатында, нигездә, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Р.Фәйзуллинның беренче шигырьләре урта мәктәптә укыган чагында языла, һәм алар үткән гасырның илленче еллар ахырында республика матбугатында күренә башлый. Поэзиянең олы мәйданына исә ул алтмышынчы еллар башында чыга һәм «Казан утлары» журналында басылган шигъри цикллары («Нюанслар иле» һ.б.), аннан соң дөнья күргән «Аҗаган» (1966), «Монологлар һәм диалоглар» (1967), «Мәрмәр» (1969), «Гадиләргә гимн» (1971), «Наз» (1973) кебек шигырь китаплары белән татар поэзиясенә сыйфат яңарышы алып килгән үзенчәлекле талантлы шагыйрь булып таныла. Аның эчтәлек ягыннан катлаулы, тирән фикер ассоциациясенә, ә форма ягыннан сөйләм интонациясенә, ирекле ритмикага нигезләнгән кыска шигырьләре, диалог һәм монологлары үз вакытында татар поэзиясенең үсеш тенденцияләре турында җанлы сөйләшүләр, бәхәсләр тууга да сәбәп була, һәм ул бәхәсләр, безнең җирлектә генә калмыйча, бөтенсоюз, бөтенроссия мәйданнарында да яңгыраш ала. Кыю иҗаты, гражданлык активлыгы, популярлыгы Равил Фәйзуллинны табигый рәвештә алтмышынчы ел-шагыйрьләренең лидеры дәрәҗәсенә күтәрә. Ул чорларда аның иҗаты төрле телләрдә йөзләрчә мәкаләләр басыла.
Р.Фәйзуллин поэзиясе иң беренче нәүбәттә сугыштан соңгы алтмышынчы елларда — фәнни-техник революция чорында формалашкан буынның дөньяга карашын, тормышка мөнәсәбәтен, рухи һәм әхлакый эзләнүләрен яңача, заманча чагылдырырга омтылуы белән үзенчәлекле. Шагыйрьнең күпчелек шигырьләре яңа заман кешесенә төбәп языла, интеллектуаль укучыга адреслана. Нечкә тоем, тирән уй, фәлсәфи фикер, гражданлык пафосы — шагыйрь иҗатының төп асылы.
Р.Фәйзуллин — шигырьдә кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтылучы шагыйрь. Бу юнәлештә ул Шәрык поэзиясендә, бигрәк тә төрки халыклар шигъриятендә борынгыдан килгән чичәнлек традицияләрен уңышлы дәвам иттерә һәм тупланган тәҗрибәне заманча эчтәлек, яңа форма сыйфатлары белән баета бара. Р.Фәйзуллин — хәзерге татар поэзиясендә кыска формаларга, әйтик, бер-ике-өчьюллыкларга, тулы гражданлык хокукы бирүчеләрнең берсе. Бүгенге яшь буын шагыйрьләре арасында аның тарафдарлары күп. Ул — бу өлкәдә үз мәктәбен булдырган шагыйрь.
Шагыйрь үзенең шигырьләрен психологик халәт, күңел тирбәлешләре, хис һәм фикердәге каршылыклар, көтелмәгән лирик борылышлар нигезенә кора. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм индивидуаль үзенчәлеге нәкъ менә кыска шигъри формага зур тормыш фәлсәфәсе, психологик киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала белүендә ачыла да инде.
Иҗатының башлангыч чорында, нигездә, сөйләм интонациясенә корылган ирекле шигъри форманың традицияләрен үстерү, яңа мөмкинлекләрен ачу юнәлешендә кыю экспериментлар алып барган һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән Р.Фәйзуллин җитмешенче еллардан башлап халык иҗатына нигезләнгән поэтик формаларны үзләштерүгә игътибарын көчәйтә. Сурәтләүдәге, образлы фикерләүдәге индивидуаль үзенчәлеген саклаган хәлдә, ул бу юнәлештә дә яңа уңышларга ирешә. Шуңа күрә дә күп кенә композиторлар, аның иҗатына мөрәҗәгать итеп, шигырьләрен көйгә салалар. Халык яратып җырлый торган «Аккошлар», «Мин сине ничек яраттым», «Сагыш», «Тимим күңелемә», «Иясез шатлык», «Ветеран җыры» һ.б. әнә шундыйлардан.
Р.Фәйзуллин поэма жанрында һәм балалар поэзиясе өлкәсендә дә актив иҗат итә. «Көрәшчеләр», «Гадиләргә гимн», «Сәйдәш», «Ике зират арасы» поэмалары, балалар өчен язылган «Рәсем ясыйм» (1965), «Күмәч пешерүчеләр җыры» (1977), «Чәчәкләр үстердем» (1979), «Паласны кем кагар?» (1980), «Якты моң» (1983), «Сәгать белән Сәгыйт» (1989), «Газиз китабы» (2004) исемле шигъри җыентыклары әдип иҗат эшчәнлегенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр. Шагыйрь әдәбият, сәнгать, иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә, сәясәткә багышланган әдәби-публицистик мәкаләләр, эссе-уйланулар, новелла-парчалар, каләмдәшләренең һәм сәнгатькярләрнең иҗат портретлары (алар житмештән артык), чит илләргә иҗади командировкалары, сәяхәтләре турындагы юлъязмалары авторы буларак та җәмәгатьчелеккә яхшы билгеле («Җырларда ил гаме», 1984, «Сайланма әсәрләр»енең дүртенче, бишенче, алтынчы томнары һ.б.).
Р.Фәйзуллиннын хезмәт һәм иҗат биографиясе алтмышынчы еллардан бирле «Казан утлары» журналы белән тыгыз бәйле. Ул егерме елга якын бу журналның баш мөхәррире. 2006 елда журналның меңенче саны чыгу уңаеннан аның җитәкчелегендә «Сүнмәс утлар балкышы» дигән энциклопедик характердагы зур күләмле уникаль китап дөнья күрә. Хәзерге көндә Р.Фәйзуллин «Казан утлары» журналының баш мөхәррире вазифасында.
Аның әсәрләре күп мәртәбәләр төрле дәрәҗәдәге премияләр, аерым алганда: 1966 елда яшь шагыйрьләрнең Мәскәүдә ВЛКСМ ҮК оештырган Бөтенсоюз фестивале премиясе, 1970 елда «Мәрмәр» исемле китабы өчен Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясе, 1973 елда «Дружба народов» журналы һәм 1979 елда «Литературная Россия» газетасы премияләре, 1978 елда «Шигырьләр һәм поэмалар» китабы (1976) өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1999 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән исем бирелә.
Р.Фәйзуллинның илледән артык китабы дөнья күрә. Шуларның унбишләбе русча. Башка телләрдә басылганнары да шактый. Мәскәү нәшриятларында чыккан «Саз» (1974), «Суровая нежность» (1974), «Миг возвращения» (1976), «Песня веселых пекарей» (1977), «Мой звездный час» (1978), «Короткие стихи» (1980), «Полнолуние» (1983), «Лунные тополя» (1990) әнә шундыйлардан. Болардан тыш аерым әсәрләре алман, гарәп, инглиз, поляк, француз, төрек, эстон, үзбәк, грузин һ.б. телләргә дә тәрҗемә ителә. Аның шигырьләре ике йөз томлык «Бөтендөнья әдәбиятлары китапханәсе» сериясендә чыккан томлыкларның берсендә (180) урын ала. Әдипнең Татарстан китап нәшриятында ике тапкыр «Сайланма әсәрләр»е (биштомлык — 1992-2001 елларда; алтытомлык — 2005 елда) басылып чыга.
Бөтен иҗади гомере дәвамында Р.Фәйзуллин җәмәгать эшләрендә актив катнаша. 1990-1995 елларда Татарстан Югары Советы депутаты буларак республиканың мөстәкыйльлеген, дәүләтчелеген яклауда актив эш алып бара. Үткән гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында язучыларның илкүләм узган күп кенә съездларында делегат булып катнаша, берничә мәртәбә СССР һәм РСФСР Язучылары берлегенең идарәсенә сайлана. Ул шулай ук 1968 елдан хәзергә кадәр Татарстан Язучылар берлегенең даими идарә әгъзасы. 1999 елдан — Язучылар берлегенең кабул итү коллегиясе рәисе. 1985 елда ана «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә. Әдәбиятны үстерүдә һәм матбугаттагы казанышлары өчен Р.Фәйзуллин 2006 елда Дуслык ордены белән бүләкләнә. 2007 елда Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы итеп сайлана.
Р.Фәйзуллин – 1966 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Төп басма китаплары

Аҗаган: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. — 71 б. – 7000 д.
Наз: лирик шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. — 208 б. — 3000 д.
Шигырьләр һәм поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. — 448 б. — 4000 д.
Кошлар юлы: шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Ахунов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 415 б. – 3000 д.
Җырларда — ил гаме: мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. — 264 б. – 10000 д.
Чишмәләр иле: шигырьләр һом поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. — 135 б. – 2000 д.
Сәйдәш: поэма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 95 б. — 5500 д. (Сувенир басма.)
Сайланма әсәрләр: 5 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992-2001. —  2000 д.
1 т.: шигырьләр, поэмалар, миниатюралар. – 1992. — 415 б.
2 т.: шигырьләр, поэмалар, миниатюралар. — 1993. — 501 б.
3 т.: шигырьләр, миниатюралар. — 1995. — 320 б.
4 т.: әдәби-публицистик мәкаләләр, иҗат портретлары, эссе-уйланулар. — 1998 – 383 б.
5 т.: әдәби-публицистик мәкаләләр, иҗат портретлары, әңгәмәләр, эссе-уйланулар. — 2001. — 399  б.
Җил — Вакыт ул: кыска шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 1996. — 287 б.— 10000 д.
Мәхәббәтнамә: мәхәббәт шигырьләре. Казан: Татар. кит. нәшр., 2003 — 400 б. — 3000 д.
Калейдоскоп: шигырьләр, поэмалар, — Казан: Рухият, 2004. — 640 б. — 2000 д.
Гыйбрәтләр алырлык үткән юл: Татарстан Язучылар оешмасының 70 еллыгы уңаеннан кайбер күзәтүләр, хатире-уйланулар. — Казан: Идел-Пресс, 2004. — 151 б. – 3000 д.
Газиз китабы: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 2005. — 31б. — 4000 д.
Сайланма әсәрләр: 6 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 3000 д.
1 т.: шигырьләр. — 495 б.
2 т.: шигырьләр. — 495 б.
3 т.: шигырьләр, поэмалар. — 527 б.
4 т.: әдәби-публицистик мәкаләләр. — 415 б.
5 т.: әдәби-публицистик язмалар, әңгәмәләр. – 527 б.
6 т.: юлъязмалар, нәсер-парчалар, әңгәмәләр.  – 415 б.

***

Саз: стихи / пер. с татар. — М.: Мол. Гвардия, 1974. — 112 с. — 18000 экз.
Миг возвращения: стихи / пер. с татар. — М.: Сов. писатель, 1976. — 160 с. — 10000 экз.
Мой звездный час: стихи и поэмы / предисл. М.Карима; пер. с татар. — М.: Сов. Россия, 1978. — 350 с. — 20000 экз.
Короткие стихи: стихи / предисл. В.Туркина; пер. с татар. — М.: Современник, 1984. — 127 с. — 10000 экз.
Свет в зерне: стихи и поэмы / пер. с татар. — М.: Сов. Россия, 1984. — 240 с. — 20000 экз.
Текут, текут реки: стихи для детей / пер. с татар. — М.: Дет. лит., 1987. — 64 с. — 100000 экз.
Силуэт: стихи / пер. с татар. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. — 223 с. — 4000 экз.
Лунные тополя: стихи и поэмы / пер. с татар. — М.: Худож. лит., 1990. — 415 с.— 9000 экз.

Иҗаты турында

Фәттах Н. Шигырьме, әллә башваткычмы? // Татарстан яшьләре. — 1965.— 17 июнь.
Харисов Р. «Аҗаган» // Казан утлары. — 1967. —№ 1. — 151-152 б.
Хәким С. Поэзиябезгә яңа шагыйрь килә // Казан утлары. — 1967. — № 2. — 115 б.
Хөсни Ф. Мәрмәр чүки безнекеләр // Соц. Татарстан. — 1969. — 21 авг.
Мәһдиев М. Шагыйрь күңелендә ниләр бар? // Казан утлары. — 1969. — №11.— 169-172 б.
Миңнуллин Т. Тәнкыйтьчеләр өлгергәнче //Казан утлары. — 1974.— №3.— 182-183 б.
Мансуров 3. Сүзне олылау // Соц. Татарстан. — 1979. — 14 гыйнв.
Вәлиев М. Таяну ноктасы // Татарстан яшьләре. — 1979. — 4 сент.
Ахунов Г. Яңарыш // Казан утлары. — 1981. —№7. – 138-144 б.
Кукушкин Р. Канатлы дөнья. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 138-144 б.
Зөлкарнәев Ф. «Күзләрем һаман шулмы?» // Ф.Зөлкарнәсв. Кешем, асылың кем?:  әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалары. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. —3-24 б.
Зәйдуллин Р. Идел бит ул, киң бит ул // Р.Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр.  – 1 том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 7-18 б.
Әйди Т. Татарның Равиле бар! // Заман-Татарстан. — 1993. — № 7. — 1-15 авг.
Әгъләмов М. Сүзе хикмәт, үзе хикмәт… // Татарстан хәбәрләре. —  1993. —  3 авг.
Гамбәр Н. Башны салларга салып… // Казан утлары. – 1993. — № 8. — 97-110 б.
Галиев М. Искән җил, үткән гомер, калган хәтер… // Ватаным Татарстан. – 1993. – 10, 19 дек.
ГыйләҗевА. Сокланам… // Ватаным Татарстан. –   1996. — 28 июнь.
Туфан X. «Нюанслар иле»ндәге шигырьләр турында // Казан утлары. — 1996. – №6. — 142-146 б.
Хәлим А. «Хакыйкатькә шагыйрь туры керә…» // Идел. — 1996. — № 12. — 39-41 б.
БикбаевР. Ил хәтеренә уелган уйлар // Агыйдел. — 2000. — № 1. — 191 б.
Госманов М. Бер китап һәм серле «Кармак» // Татарстан яшьләре. – 2001. — 20 дек.
Галиуллин Т. Ташларны барлар вакыт // Татарстан. — 2002. — № 2. — 56-59 б.
Урманче Ф. Борынгы миф һәм бүгенге шигырь. — Казан: РИЦ Школа, 2002. – 260 б.
Журналның Равил Фәйзуллин иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. – 2003. — № 10. – 14-196 б.
Әхмәтҗанов И. Белеп язуга ни җитә! // Ватаным Татарстан. — 2004. — 27 окт.
Хәмидуллин Л. Язучылар үткән гыйбрәтле юл // Мәдәни җомга. — 2005. — 13 май.
Вәлиулла И. Равил Фәйзуллин шигъриятендә Моң һәм Сабантуйлык рухы // Казан утлары. — 2007. — № 8. — 102-121 б.

* * *

Васильев Ф. «Живите и здравствуйте!»//Дружба народов. – 1975. — № 5. — С. 279-280.
Карим М. Вызов на разговор // Лит. Россия. — 1978. —  10 марта.
Дементьев В. Путь к слову// Волга. – 1981.—№3. — С. 152-158.
Мустафин Р. «Я ведь на Земле совсем недавно…» // Лит. газета. — 1982. — 7 апр.
Солоухин В. Взглнд через годы // Лит. Россия. — 1986. — 10 окт.
Кутуй Р. Предчувствие //Лит. Россия. — 1991. — 29 марта.
(Чыганак: Әдипләребез: Библиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том/төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009 – 735 б.)


Комментарий язарга


*