ТАТ РУС ENG

Лывин Сергей Осипович – рәссам

Лывин Сергей Осипович – рәссам, В.И.Ленинга һәм Г.Тукайга багышланган картиналар сериясе өчен 1978 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.



Сергей Лывин
(1923-2004)

Лывин Сергей Осипович 1923 елның 29 сентябрендә Татарстанның Питрәч районы Черемышево авылында туа.

Сергей Лывин 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнаша – 78нче полкның 25нче укчы девизиясе белән Украина фронтында, 5нче артиллерия дивизиясе белән Курск дугасында сугыша.

1947 елда рәссам Казанның сәнгать училищесын тәмамлый. СССР Сәнгать фондының Татар иҗади-җитештерү комбинатында рәссам булып эшли. 1965-1980 елларда ТАССР Рәссамнар берлеге идарәсенең рәис урынбасары вазифасын башкара.

Сергей Лывин Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы мактаулы исемнәренә лаек була. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Ватан сугышы I дәрәҗәдәге ордены, ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнә.

Сергей Лывин иҗатында төп тема – табигать һәм кешеләр. Аның «Татарстан юллары», «Май көне», «Көзге бизәкләр», «Язгы яшеллек», «Печәнлек» (һ.б.) кебек әсәрләре иҗатында аерым урын алып тора. Габдулла Тукайның тууына 90 ел тулу уңаеннан, 1975-1976 елларда шагыйрьнең балачагы үткән урыннарга барып, «Монда Тукай үз җырларын җырлады» дип аталган картиналар сериясен иҗат итә.

Рәссам 2004 елда Казанда вафат була.

Комментарий язарга


*