ТАТ РУС ENG

Хөсәенов Гали Кәрим улы — режиссер

Хөсәенов Гали Кәрим улы — режиссер, Татарстанның Әлмәт драма театрында драматург Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" спектаклен куйганы өчен 1979 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.


Гали Хөсәенов
(1919–2001)

 

Гали Кәрим улы Хөсәенов 1919 елда Татарстанның Яшел Үзән районы Күгәй авылында туа.
Гали Хөсәенов – Мәскәүдә оештырылган татар теат студиясенең беренче карлыгачларыннан. Ул 1949–1952 елларда Казанда Татар академия театрында, ТАССР Министрлар Советының Сәнгать эшләре идарәсендә театр бүлеге мөдире булып эшли. 1952–1969 һәм 1972–1975 елларда Татарстан радиосында мөхәррир, режиссер, Казан телестудиясендә баш режиссер була.
1969–1972 һәм 1975–1983 елларда – Татарстанның Әлмәт татар драма театрында баш режиссер.
Әлмәт театрының иң кызыклы иҗади чоры Гали Хөсәенов исеме белән бәйле. 1969 елда коллективны кабул итеп алган бу фидакарь зат Әлмәт театрын республиканың иң дәрәҗәле иҗат йортына әверелдерә. Аның куелышындагы «Козы–Көрпеш һәм Баян–Сылу» (Г. Мөсрепов), «Анам кыры» (Ч. Айтматов), «Шәмсекамәр» (М. Әблиев), «Ай булмаса – йолдыз бар» (Т. Миңнуллин), «Без унике кыз идек» (А. Гыйләҗев) спектакльләре театр дөньясында зур яңалык буларак кабул ителә.
“Ай булмаса – йолдыз бар” спектакле өчен 1979 елда режиссер Гали Хөсәеновка һәм Мәдинә ролен уйнаган артистка Дамира Нәҗмиҗан кызы Кузаевага Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла. Гали Хөсәенов Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе мактаулы исемнәренә лаек була.


Комментарий язарга


*