ТАТ РУС ENG

Кузаева Дамира Нәҗмиҗан кызы – артистка

Кузаева Дамира Нәҗмиҗан кызы – артистка, Татарстанның Әлмәт татар дәүләт театрында драматург Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса – йолдыз бар” пьесасы буенча куелган спектакльдә Мәдинә ролен уйнаган өчен 1979 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


 
Дамира Кузаева
(1948–1993)

Дамира Нәҗмиҗан кызы Кузаева 1948 елда Пермь крае Барда районының Түндәк авылында туа.
1963 елда урта мәктәпне тәмамлый һәм 1964 елда Татарстанның Әлмәт театры труппасына эшкә килә. Казан театр училищесында белем ала.
Әлмәт театрында талантлы артистка төрле характердагы рольләрне башкара. 1976 елда Дамира Кузаевага Татарстанның атказанган артисткасы, 1986 елда Татарстанның халык артисткасы макталуы исеме бирелә. Артистка ТАССР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Дамира Кузаева 1993 елда вафат була. Ул Түндәк авылында җирләнгән. Артисткага хөрмәт йөзеннән, ел саен аның туган авылында талантлы яшьләр арасында театр осталыгы бәйгесе оештырыла.


 

Комментарий язарга


*