ТАТ РУС ENG

Бакулин Герман Алексей улы – архитектор

Бакулин Герман Алексей улы – архитектор, Татарстан Рәссамнар берлегенең Күргәзмәләр залы бинасын проектлаган һәм төзегән өчен (Казан шәһәре, К.Маркс урамы) 1981 елда авторлар коллективы составында Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


Герман Бакулин

Татарстан һәм Россиянең атказанган архитекторы, Татарстан Архитекторлар берлеге идарә әгъзасы Бакулин Герман Алексеевич 1947 елның 18 июнендә Казанда туган. 1971 елда Казан инженер-төзелеш институтының архитектура факультетын тәмамлаган. 1971 елдан “Татаргражданпроект” (хәзерге “Татинвестгражданпроект”) институтында архитектор, архитекторлар төркеме җитәкчесе, проектларның баш архитекторы булып эшли. 1988 елдан – әлеге институтның баш архитекторы.
Герман Бакулин проектлары буенча Казанда түбәндәге объектлар төзелгән: 1 мең урынга исәпләнгән Республика клиник хастаханәсе (Оренбург тракты урамы. 1976 ел, авторлыкта), 320 урынга исәпләнгән Балалар республика хастаханәсе (Оренбург тракты урамы. 1977 ел), ТР Рәссамнар берлеге Күргәзмәләр залы (К.Маркс урамы. 1979 ел, авторлар коллективы җитәкчесе), 37нче, 38нче, 39нчы микрорайоннардагы төзелешләр (Казанның Яңа Савин районы. 1979 ел), Питрәч район үзәгендәге администрация бинасы (1984 ел), Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге (вестибюль өлешен төзекләндерү, 1992 ел), “Татэнерго” ААҖ Исәпләү үзәге (1996 ел, Кабан күле ярында), Спорт сарае (төзекләндерү, 1998 ел, М.Хәйруллин белән берлектә иҗат төркеме җитәкчесе), Тынычлык бистәсендәге мәчет (1999 ел) һ.б.
Герман Бакулин проектлары буенча Казанда В.Качалов исемендәге театрның һәм Яшьләр театрының кварталлары төзекләндерелә.
Казанның генераль планы концепциясен төзегәндә Герман Бакулин Татарстан башкаласының яңа йөзен формалаштыруда төп закончалыкларны эшли. Ул шулай ук рәссамнар белән авторлыкта күренекле затларга – композитор С.Сәйдәшев, сынчы Бакый Урманче, Әфганстанда һәлак булган солдатларга куелган һәйкәлләрне иҗат итүдә катнашты. Кол Шәриф мәчетен проектлаучыларның эксперт-киңәшчесе булды.


Комментарий язарга


*