ТАТ РУС ENG

Кузин Евгений Андриян улы – артист

Кузин Евгений Андриян улы – В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма театры артисты,
М.Шатровның “Большевики”, А.Штейнның “Астория” кунакханәсе” һ.б.
спектакльләрдә башкарган төп рольләре өчен 1981 елда ТАССРның Г.Тукай
исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


Евгений Кузин
(1933-2004)

ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Евгений Андриянович Кузин 1933 елның 2 апрелендә Кече Кандал авылында (хәзерге – Ульян өлкәсе) туа. Казан дәүләт университетының геология факультеты студенты булган чорда ук В.И.Качалов исемендәге Зур драма театрында “Юность Буревестника” спектаклендә яшь Максим Горькийны уйный. 1956 елда Евгений Кузин университетны тәмамлап, геолог булып эшли, әмма 1958 елда үзен тулысынча иҗатка багышларга ниятли. Шулай итеп Качалов театры студиясенә укырга керә һәм 40 ел шушы театрга хезмәт итә. Ул һәрвакыт уйнап тора. Татарстанның театр сәнгате тарихына кергән образлар галереясен иҗат итә. Аңа халыкның үзеннән чыккан хезмәтчәннәр, намус кушканча яшәүче тырыш геройлар якын була.
Театр өчен авыр 1985-1987 елларда Евгений Кузин директор вазифасын үти. Театрдагы эшен ул утыз ел дәвамында Казан театр училищесы белән бергә алып бара – аның сәнгать җитәкчесе була.
Театрда КПССның партия оешмасын җитәкли, Казан шәһәр халык депутатлары советына һәм ТАССРның Югары Советына депутат булып сайлана. Башкарган рольләре: Сергей Сорокин ("Затейник"), Канунин ("Дело о любви"), Позднышев ("Между ливнями"), Садовник ("Единственный свидетель"), Старосельский ("Проводы"), Михай Груя ("Святая святых"), Лоншаков ("Действующие лица"), Коновалов ("Астория"), Хлудов ("Бег" М. Булгакова), сэр Томас ("Быть или не быть" У.Гибсона), Василий Кузякин ("Любовь и голуби" В.Гуркина).


Комментарий язарга


*