ТАТ РУС ENG

Бикчәнтәев Фәрит Рәфкать улы – режиссер

Бикчәнтәев Фәрит Рәфкать улы – режиссер, Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Туфан Миңнуллинның “Хушыгыз!” пьесасын сәхнәләштергән өчен 1998 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.


Фәрит Бикчәнтәев

 

1962 елның 21 маенда Казан шәһәрендә Г.Камал театры артистлары Н.Гәрәева һәм Р.Бикчәнтәев гаиләсендә дөньяга килә.
1983 елда Казан театр училищесын, 1991 елда Мәскәүдә Театр институтының (ГИТИС) режиссерлык факультетын тәмамлый. Казан театр училищесында укыганда ук Бикчәнтәев Татар академия театрында артист булып эшли. ГИТИСны тәмамлаганчы Академия театрына режиссер итеп алына (1989 елның октябрендә). 1991 елдан башлап Казан сәнгать һәм мәдәният институтында (хәзер университет) актерлык осталыгы буенча дәресләр алып бара.
2002 елның 16 маеннан театрның баш режиссеры.
Анын рольләре: Нәмыйк — «Шәһәрдә җәй көннәре» (Анар), Алмазбулат — «Алмазбулат» (Ю.Сафиуллин), Леандро — «Болан-Патша» (К.Гоцци), Наил — «Туй алдыннан» (Х.Вахит), Гөлүс — «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (И.Юзеев), Шәрәф — «Асылъяр» (М.Фәйзи), Идел — «Зифа» (Н.Исәнбәт).
Ул куйган спектакльләр: «Бичура», «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев), «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир), «Асылъяр» (М.Фәйзи), «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов), «Хушыгыз!», «Җанкисәккәем», «Шулай булды шул» (Т.Миңнуллин), «Карак» (З.Хәким), «Биюче» (Лопе де Вега), «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт), «Кара чикмән» (Г.Хугаев), «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин).

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — 1996 ел, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе — 2010 ел.
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — 1998 ел.

(Чыганак: Илялова И. Г.Камал театры артистлары: Биографик белешмәлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 334 б.).


 

Комментарий язарга


*