ТАТ РУС ENG

Дунаев Николай Иванович (Наил Дунаев) — артист

 

Дунаев Николай Иванович (Наил Дунаев) — артист, Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган "Хушыгыз" спектаклендә Нурислам ролен уйнаган өчен 1998 елда Татарстанның  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.


Наил Дунаев

1937 елның 3 маенда ТАССРның Зәй районы Әхмәт авылында туа.
1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Казанда Татар академия театрында эшли башлый. Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар тәрҗемә итә. Аннан тыш Казан мәдәният һәм сәнгать университетында профессор, актерлык осталыгына укыта. Күренекле, киң диапазонлы артист. Аның иҗат иткән тормышчан образларына актерның шәхси йомшаклыгы хас. Артист образларының нечкә тойгыларын, психологик кичерешләрен халыкка тулысынча җиткерә ала.
Аның рольләре: Ибраһим — «Көзге ачы җилләрдә» (А.Гыйләҗев), Акъегет — «Ай тотылган төндә», Гефест — «Ташлама утны, Прометей!» (М.Кәрим), Гаяз — «Чаткылар», Мирзахан — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), Нияз — «Соңгы хат», Марат — «Туй алдыннан» (Х.Вахит), Шамил Усманов — «Шамил Усманов» (А.Гыйләҗев, А.Яхин), Сәйяр — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Валерик — «Баһадирлар» (Н.Погодин), Василий — «Бер төн» (Б.Горбатов), Фигаро — «Фигароның өйләнүе» (П.Бомарше), Газиз — «Хуш, Назлыгөл» (М.Байҗиев), Подхалюзин — «Агай-эне ак мыек», Паратов — «Бирнәсез кыз», Залешин — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский), Гаяз — «Агыйдел» (М.Әмир), Шәмсетдин — «Кол Гали» (Н.Фәттах), Даут — «Ике фикер» (Г.Коләхметов), Равил — «Намус хөкеме» (Д.Вәлиев), Бәхтияр — «Канкай углы Бәхтияр», Нурислам — «Дуслар җыелган җирдә», Нурислам — «Хушыгыз!», Якуб — «Без китәбез, сез каласыз», Алексей — «Илгизәр + Вера», Гөргөри — «Гөргөри кияүләре» (Т.Миңнуллин), Айдар — «Зифа», Качкинский — «Һиҗрәт» (Н.Исәнбәт), Мирвәли — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев), Җиһанша — «Зәңгәршәл» (К.Тинчурин), Ногман — «Мирас» (Г.Каюм), Мәхмүт — «Ике сәгать — бер гомер» (Р.Хәмид), Күрше — «Бичура» (М.Гыйләҗев), Бикбау — «Боз астында дулкын» (Ә.- Т.Рахманкулов), Әхмәди — «Алдым-бирдем» (Г.Исхакый), Лисео — «Җүләр кыз» (Лопе де Вега), Ашыг — «Арзы кызы» (М.Тарухан), Мулланур — «Чапты атым Казанга» (З.Хәким), Луиджи — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо), Әбүбәкер — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла) һ.б.

ТАССРның хал.артисты — 1982 ел.
Татарстанның М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты — 1978 ел.
Россиянең атказ. арт. — 1996 ел.
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — 1998 ел.

(Чыганак: Илялова И. Г.Камал театры артистлары: Биографик белешмәлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 334 б.).


Комментарий язарга


*