ТАТ РУС ENG

Ихсанова (Миңнуллина) Нәҗибә Гыймай кызы – артистка

Ихсанова (Миңнуллина) Нәҗибә Гыймай кызы – артистка, Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театрында куелган "Хушыгыз" спектаклендә Миләүшә ролен уйнаган
өчен 1998 елда Татарстанның  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек
була.


Нәҗибә Ихсанова

 

Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова 1938 елның 25 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Төрле үзенчәлектәге төп рольләрдә уйнаучы танылган талантлы, көчле темпераментка ия булган артистка. Образның эчке дөньясын, барлык кичерешләрен тирән итеп ача белә һәм шуңа тәңгәл килерлек тышкы төсмерләр, төгәл сурәтләү чаралары таба. Ул иҗат иткән төрле яшьтәге хатын-кыз образлары халыкчан һәм милли булулары белән дә әһәмиятле.
Аның рольләре: Гандәлиф — «Көзге ачы җилләрдә» (А.Гыйләҗев), Маһисәрвәр — «Чаткылар» (Т.Гыйззәт), Гөлчирә — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Розина — «Фигароның  өйләнүе» (П.Бомарше), Мәйсәрә — «Американ», Нәгыймә — «Назлы кияү», Хәдичә — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Рокыя — «Чикләвек төше» (Г.Ахунов), Сәрдия — «Кан кардәшләр»  (Ю.Әминов), Фемида — «Ташлама утны, Прометей!», Тәңкәбикә — «Ай  тотылган төндә» (М.Кәрим), Миңзифа  — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла), Таланова — «Ябырылу» (Л. Леонов), Миләүшә — «Миләүшәнең туган көне», Миләүшә —  «Дуслар җыелган җирдә», Миләүшә — «Хушыгыз!», Өммия —  «Әлдермештән Әлмәндәр», Гөлфинә — «Әниләр һәм бәбиләр», Мария — «Илгизәр + Вера», Әүдәки —  «Гөргөри кияүләре», Әсимә —  «Йөрәк маем», Хәбирә — «Сөяркә», Шәмсенур —  «Үзебез сайлаган язмыш» (Т.Миңнуллин), Гөлҗиһан — «Банкрот» (Г.Камал), Сәхилә — «Хуҗа Насретдин», Зифа —  «Зифа» (Н.Исәнбәт),   Гөлсем  — «Мирас» (Г.Каюм), Хәнифә — «Баскетболист»  (М.Гыйләҗев), Роза — «Ташлама мине» (Ф.Бүләков) һ.б.

 

(Чыганак: Илялова И. Г.Камал театры артистлары: Биографик белешмәлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 334 б.).


 

Комментарий язарга


*