ТАТ РУС ENG

Мингалимов Рөстәм Гали улы (Рөстәм Мингалим) — шагыйрь

Мингалимов Рөстәм Гали улы (Рөстәм Мингалим) — шагыйрь, "Дәрт күлмәге" китабы өчен 2005 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.


Рөстәм Мингалим

 
Шагыйрь һәм драматург Рөстәм Мингалим (Рөстәм Гали улы Миңлегалимов) 1937 елның 15 августында Самара өлкәсенең Камышлы (хәзерге Келәүле) районындагы Йолдыз дигән авылда игенче гаиләсендә туа. Йолдыз һәм Дәүләткол авылларында җидееллык мәктәпне, аннары Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлаганнан соң, 1955-1956 елларда Казакъстанның Күкчәтау өлкәсендә тракторчы һәм комбайнчы, 1956-1959 елларда Ташкент шәһәре заводларында слесарь һәм станоклар көйләүче, соңыннан, Бөгелмә шәһәренә кире кайтып, йөк ташучы һәм геофизик экспедициядә электр җиһазлары буенча слесарь булып эшли. 1962-1967 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, университетны тәмамлагач, сигез елга якын татар балалар газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм җаваплы секретарь, ә 1975-1977 һәм 1989-1997 елларда Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант вазифаларын башкара. 1977-1980 елларда Р.Мингалим Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны һәм Дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршындагы берьеллык театр курсларын тәмамлый.
Р.Мингалим балаларга атап язган «Әйт, Кояшым» (1966) һәм зурлар өчен «Эзләр» (1967) исемле беренче шигъри җыентыкларында ук татар поэзиясендә мөстәкыйль үз юлын табарга, тормыш күренешләрен үзенә генә хас образлы фикерләү һом форма чаралары ярдәмендә гәүдәләндерергә тырышучы, шигырьдә масштаблылыкка, ассоциатив фикер һәм хис бердәмлегенә омтылучы, эзләнүчән шагыйрь буларак мәйданга чыга. Заман, яшәеш турында фәлсәфи уйланулар рәвешендә язылган күпсанлы лирик һом публицистик шигырьләрендә, күтәренке-патетик рухтагы «Минем дәүләт» (1969), «Күз карасы» (1972), фәлсәфи-лирик уйланулар белән сугарылган «Иртәгә» (1975), «Ике авыл арасы» (икенче исеме — «Күк астында», 1979) поэмаларында әдипнең үзенчәлекле шигъри авазы тагы да ныгый, ачыклана төшә, уй-хисләре тагы да масштаблырак төс ала. Шагыйрь үзенең әсәрләрендә илләрне, халыкларны, милләтләрне борчыган зур мәсьәләләр турында сүз йөртә, шәхси кичерешләрен дөньяви проблемалар, чор-заман, тормыш агышы тудырган конкрет вакыйгалар белән бәйләп, аларга үзенең фәлсәфи мөнәсәбәтен белдерә. Аның сурәтләүдәге шигъри буяулары да үзенчәлекле: шигырьләре һәм поэмалары тормышчан конкрет детальләргә, киң-тирән мәгънәле метафора, чагыштыруларга бай булуы, ритмик яңгырашлы, иркен-ирекле формада язылулары белән җәлеп итәләр.
Р.Мингалим иҗат эшчәнлегенең башлангыч чорларыннан алып хәзергәчә балалар әдәбиятында, проза һәм драматургия жанрларында бердәй актив эшли. Балаларга атап язган тезмә әсәрләре һәм шигъри әкиятләре аның «Әйт, Кояшым!», «Ә сәгать келт-келт итә» (1968), «Уйларга кирәк» (1971), «Төнге әкият» (1973), «Бәхетле исем» (1977), «Исәнме, әткәй!» (1979), «Галстуклы кәҗә» (1992), «Учыма алган энҗе» (Уфа, 1995), «Их, Самара яклары!» (1998) кебек аерым җыентыкларында һәм сайланма тупланмаларында урын ала.
Драматургия жанрында әдипнең курчак театрлары өчен язган «Урман улы Зурмөгез», «Сихерләнгән урман», «Шүрәлеләр үч алмый» әкият-пьесалары, олылар өчен «Кайда сез, ирләр?», «Дүрт кешелек утыргыч», «Тау астында илле бүре», «Өченче бүлмәдә эт яши», «Кунак кызы гел килмәс», «Соңгы чиктә» («Ахырзаман башы») исемле комедия һәм драмалары, эчтәлекләренең заманча җитдилеге һәм фәлсәфи тирәнлеге белән генә түгел, тормыш материалын сәхнәдә яңача, татар театры традицияләрендә моңарчы күрелмәгән сәнгати чаралар ярдәмендә гәүдәләндерү тәҗрибәсе буларак та кызыклылар. Болардан «Кайда сез, ирләр?» комедиясе —Татар академия театрында, «Өченче бүлмәдә эт яши» драмасы Әлмәт театры сәхнәсендә куелып, «Сихерләнгән урман» пьеса-әкияте үз заманында Мәскәүнең Үзәк Курчак театры репертуарына да кертелгән иде.
Р.Мингалим киносценарийлар авторы буларак та билгеле. Аның туксанынчы елларда танылган драматург Ризван Хәмид белән берлектә иҗат иткән «Идегәй» тарихи драма-сңенариесе һәм Эсфир Яһудин белән бергәләп язган «Ак метеор» киносценариесы матбугатта да басылып чыга.
Татар балалар әдәбиятын үстерү һәм баету юнәлешендәге хезмәтләре өчен Рөстәм Мингалим 1997 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләгенә, ә 2003 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Дәрт чүлмәге» исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен 2005 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Ул — 1987 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.
Р.Мингалим — 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары


Әй, кояшым!: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. — 29 б. — 10000 д.
Ә сәгать келт-келт итә: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. — 53 б. — 6000 д.
Эзләр: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. — 15 6. — 29000 д.
Алкын су: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. — 112 6. — 3500 д.
Күз карасы: поэма һәм шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. — 112 6. — 2000 д.
Юл өстендә тургай: шигырьләр, поэма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. — 139 б. — 3000 д.
Шигырьләр, поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 224 6. — 4500 д.
Шигырьләр һәм поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. — 367 б. — 1300 д.
Тау астында илле бүре: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 312 6. — 5000 д.
Галстуклы кәҗә: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 32 б. — 20000 д.
Шүрәлеләр үч алмый: пьесалар, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 128 6.— 5000 д.
Их, Самара яклары!: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 1998. — 46 б. — 2200 д.
Дәрт чүлмәге: шигырьләр һәм поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 224 б. — 2000 д.
Кем кулларына калдырыйм?: шигырьләр, поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 382 6. —2000 д.

***

Учыма алган энҗе: поэмалар, шигырьләр. — Өфө: Китап, 1995. — 240 6.— 2500 д. (Башкорт телендә.)

***

Голубое седло: стихи / пер. с татар. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1976. — 32 с. — 100000 экз.
Зеленый сон: стихи и поэмы / пер. с татар. — М.: Современник, 1978. — 63 с. — 10000 экз.
На лесной прогалинке: стихи / пер. с татар. — М.: Малыш, 1980. — 16 с. — 300000 экз.
Счастливое имя: стихи / пер. с татар. — М.: Дет. лит., 1983. — 46 с. —  50000 экз.
Растут мальчики: стихи / пер. с татар.— Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. — 72 с. — 100000 экз.

Иҗаты турында

 

Хәким С. Әнвәр Давыдов эзе буйлап // Казан утлары. — 1971. — № 2. — 184-185 6.
Мәхмудов Ә. Замандаш белән бер сафта // Татарстан яшьләре. — 1976. — 30 сент.
Хәйри X. Язучы һәм журналист // Хәйри X. Язучы һәм тормыш. — Казан: Татар кит. нәшр., — 1979. — 262-266 б.
Лерон Л. Мин — яралы шигъри сагыш… // Идел. — 1997. — № 8. — 32-33 б.
«Мин үземне начар яздым дип уйламыйм…» // Шәһри Казан. — 1997. — 15 авг.
Мирза М. Юл өстендә тургай // Ватаным Татарстан. — 1997. — 15 авг.
Xәмид Р. Рөстәм Мингалимгә — 60 яшь // Казан утлары.  — 1997. — .№ 8. — 140 б.
Әһлиуллин Р. Йолдызда туган егет // Ватаным Татарстан. — 1997. — 31 окт.
Хәлим А. Кем анда? // Казан утлары. — 1998. — № 4. — 149-154 6.
Батулла Р. Йолдызның нурлы улы // Мәдәни җомга. — 2002. — 9 авг.
Журналның Рөстәм Мингалим иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. — 2005. — № 2. — 45-176 б.
Галиуллин Т. Затлы сүз — җан азыгы // Мәдәни җомга. — 2005. — 8 апр.
Яхин Ф. Дәрт чүлмәге ташып торсын! // Мәдәни җомга.  — 2005. — 22 апр.
Xәмид Р. Исән чакта кадерли белик үзләрен // Шәһри Казан. — 200 6. — 31 март.

(Чыганак: Әдипләребез: Библиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том/төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009 – 735 б.)


Комментарий язарга


*