ТАТ РУС ENG

Төхфәтуллин Рамил Чыңгыз улы – артист

2009 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры иҗат төркеме
"Телсез күке" спектакле өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт
премиясенә лаек була. Лауреатлар арасында – язучы-драматург Хәкимханов
Зөлфәт Зөфәр улы (Зөлфәт Хәким), рәссам-куючы Скоморохов Сергей Геннадий
улы, композитор Хәсәнов Рим Мәхмүт улы һәм шулай ук артист
Төхфәтуллин Рамил Чыңгыз улы бар.


Рамил Төхфәтуллин

 

Төхфәтуллин Рамил Чыңгыз улы 1966 елның 2 октябрендә Татарстанның Аксубай авылында туа.
1987 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый. Төп рольләрдә яшь геройларны уйный. Ул иҗат иткән тормышчан образларга күтәренке йомшак романтик рух хас.
Аның рольләре:  Тукай —  «Без китәбез, сез каласыз», Җаграп — «Гөргөри кияүләре», Рәхимҗан — «Эзләдем сине, бәгърем»  (Т.Миңнуллин), Таһир — «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш), Акъегет — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), Алчын — «Хуҗа Насретдин», (Н.Исәнбәт), Хәлил — «Галиябану» (М.Фәйзи), Флориндо — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони), Тибальт — «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир), Альфред — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев), Рабачев — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский), Норадын — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин), Булат — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Ибраһим — «Каениш» (Г.Камал), Карл — «Юлбасарлар» (Ф.Шиллер), Рәшит — «Килә ява, килә ява», «Ява карлар, ява карлар» (З.Хәким), Рокко — «Гаугалы гаилә» (Эд.де Филиппо), һ.б.
Татарстанның халык артисты — 2003 ел.

(Чыганак: Илялова Ильтани Г.Камал театры артистлары: Биографик белешмәлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 334 б.)


Комментарий язарга


*