ТАТ РУС ENG

Килдебәков Рөстәм Әхмәт улы һәм Килдебәкова Мария Семен кызы – рәссамнар

Килдебәков Рөстәм Әхмәт улы һәм Килдебәкова Мария Семен кызы – рәссамнар, Татарстан Республикасының җәмәгать биналары
интерьеры һәм экстерьеры өчен бергәләп иҗат иткән монументаль һәм
декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре һәм полотнолар сериясе: «Идел»,
«Татарстан» кунакханә комплексларында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театрында һәм башкаларда «мозаика» һәм «сграфитто» монументаль
әсәрләре; «Сәйяр труппасы» гобеленнары, «Су анасы», «Сак-Сок», «Шүрәле»
халык әкиятләре мотивлары буенча» триптихы; татар халкы мәдәниятенә һәм
тарихына багышланган «Кукмара итекләре», «Шагыйрәләр», «Хаҗилар»,
«Кайту», «Биюче дәрвиш» һәм башка картиналар сериясе өчен 2011 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булдылар.


Рөстәм Килдебәков

Килдебәков Рөстәм Әхмәт улы – нәкышчы, график, монументаль сәнгать остасы.
1934 елда Казанда туа. 1954 елда Казан сәнгать училищесын, 1960 елда Львов гамәли һәм декоратив сәнгать институтын тәмамлый. 1987 елдан – СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Р.Килдебәков – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1991), Татарстанның халык рәссамы (2006). Казанда яшәп иҗат итә.
Р.Килдебәковның киңкырлы таланты сәнгатьнең төрле жанрларында чагылыш таба. Татарстан монументаль–декоратив рәсем сәнгатенә Р.Килдебәковның XX гасырның 70нче елларында иҗат иткән әсәрләре үзгәрешләр алып килә. Рәссам нинди тема күтәрүенә карамастан – халыкның рухи традицияләре, Тукай образы һәм аның әсәрләре, фаҗигале тарих битләренә мөрәҗәгать итсенме – аның әсәрләренең үз йөзе бар. Күп кенә хезмәтләренең автодашы – тормыш иптәше Мария Килдебәкова.

 

Мария Килдебәкова

Килдебәкова Мария Семеновна 1932 елда Одессада туа. 1956 елда Львов гамәли һәм декоратив сәнгать институтын тәмамлый, 1978 елдан – СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Мария Килдебәкова – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1999). 1960 елдан Казанда яшәп иҗат итә.
1974 елдан ул Татарстанның сәнгать фонды декоратив–гамәли сәнгать секциясендә гобелен иҗади остаханәсе җитәкчесе. Кул белән катлаулы палас туку техникасын белүче сирәк белгечләрнең берсе буларак М.Килдебәкова Татарстан Республикасының сынлы сәнгать мирасын кабатланмас гүзәл сәнгать әсәрләре белән баетты.

М.Килдебәкова "Сак–Сок", гобелен, 2007

 

М.Килдебәкова "Шүрәле", гобелен, 2007

М.Килдебәкова "Су анасы", гобелен, 2007

фото: art16.ru

 

Комментарий язарга


*