ТАТ РУС ENG

Шаһиморатова Альбина Әнвәр кызы – җырчы

 

Шаһиморатова Альбина Әнвәр кызы – җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы, Халыкара конкурслар лауреаты, Көнбатыш Ауропа һәм рус композиторларының вокал партияләрен, татар композиторлары җырларын һәм романсларын, татар халык җырларын югары дәрәҗәдә башкаруы өчен 2011 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


 Альбина Шаһиморатова


Альбина Әнвәр кызы Шаһиморатова 1979 елның 17 октябрендә Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә туа. 1994 елда аның гаиләсе Казанга күченеп кайта.

Альбина Шаһиморатова П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (2004) һәм аспирантурасын тәмамлый (2007) (Россиянең халык артисткасы профессор Галина Писаренко классын).
2004–2006 елларда – К. С. Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү академия музыкаль театры солисткасы. 2006–2008 елларда АКШта Houston Grand Opera да стажировка үтә. 2008 елдан – Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисткасы.
П.И.Чайковский исемендәге Халыкара конкурсның I премия һәм Алтын медале лауреаты, Россия Театрлар берлегенең махсус бүләге иясе (Мәскәү, 2007), М.Глинка исемендәге Халыкара яшь опера җырчылары конкурсы I премия лауреаты (Чиләбе, 2005), Барселонада Ф.Виньяс исемендәге Халыкара вокалистлар конкурсында III премия лауреаты (Испания, 2005).
Ауропа һәм АКШ илләрендә чыгыш ясый.

Репертуарындагы партияләр:
Виолетта («Травиата», Дж.Верди),
Царевна-Лебедь («Сказка о царе Салтане», Н.Римский-Корсаков),
Шемаханская царица («Золотой петушок», Н.Римский-Корсаков),
Донна Анна («Дон Жуан», В.Моцарт), Мюзетта («Богема», Дж.Пуччини),
Соловей («Соловей», Ф.Стравинский),
Лючия («Лючия ди Ламмермур», Г.Доницетти),
Джильда («Риголетто», Дж.Верди) һ.б.

2011 елда Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган "Шагыйрь мәхәббәте" операсында (операның премьерасы 2006 елда булды, композиторы – Татарстанның халык артисткасы Резеда Ахиярова, либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис) төп партияләрнең берсе – Зәйтүнә партиясен башкара.

фото: kazan-opera.ru

 

Комментарий язарга


*