ТАТ РУС ENG

 «Суган әкиятләре»н яратмыйм!»  Вахит Имамов белән интервью

 — Татар тарихы турында сүз чыкса, Тукай искә төшә. Тарих өчен аның гомере бик аз булып тоелса да, Тукай исемен искә алмый мөмкин түгел. Сез моның белән килешәсезме?
 
— Рус халкының бөек шагыйре А.С. Пушкин Царское село лицеенда патша балалары белән бергә укыган. Аны Россиянең һәм чит илләрнең иң алдынгы укытучылары укыткан. Димәк, Пушкинга талантын ачу, үстерү өчен барлык шартлар да куелган булган.
 
Ә Габдулла Тукай 4 айлык чагында ук әтисез, 4 яшендә әнисез кала, тормышында  ач-ялангач чаклары да күп була. Ләкин барлык михнәтләрне кичереп, зур югарылыкларга ирешә. Тукайны Кушлавыч, Кырлай авылларында укыта башлаган муллалар да, Уральскида укыткан Мотыйгулла хәзрәт тә замананың грамоталы укытучылар булган, алар аңа төпле белем бирә алган. Бу мәгърифәтче-галимнәрне Пушкинны укыткан Жуковскийлар белән чагыштырып карау бик үк урынлы да булмас. Шулай да әлеге шәхесләр заманына күрә көчле мөгаллимнәр вазифасын намус кушуы белән үти алган. Без моны бөек шагыйребез Г.Тукай мисалында ачык күрәбез.
 
Ходайдан бирелгән талант, муллалардан алган белем һәм зур тырышлык Тукайны бөек Тукай итәргә көч биргән. Шуңа күрә ул  27 еллык кыска гомере эчендә күпме шигырь язып калдырырга өлгергән. Тукай – тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше.
 
— Тукай шигырьләре бүгенге көндә дә актуальме?
 
— Тукай – кыю шагыйрь. Мәсәлән, аның  «Государственная Думага” дип аталган шигырендә шундый юллар бар:
 
“Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?” 
Бүгенге көндә кайсыбыз Россия депутатларына яки Россия Думасына каршы сүз әйтә ала?!
 
Яраткан милләтен яклап, “Китмибез” шигырен яза. Ул мәңге искермәячәк:
 “Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен: 
Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион…”

– Вахит абый, Сез ни өчен нәкъ менә татар тарихын язарга алындыгыз?
 
– Татар халкының Салават Юлайлары, Шамил имамнары булмау күңелне бик әрнетә иде. Шуңа күрә, университетны тәмамлау белән, 1982 елдан соң, архивларда утырып, татарның үткәнен өйрәнә башладым. Бары тик шунда гына халкымнан никадәр хакыйкать яшерелүен төшендем. Безнең милләт үзенең дәүләтчелеген торгызу өчен 1553 елда ук азатлык яулары күтәрә башлаган һәм алар унбиш-егерме ел саен кабатланып торган. Ләкин ләкин бу вакыйгаларны Мәскәү галимнәре төзегән дәреслекләргә генә кертмәгәннәр.
 
Архивларда эшли-эшли, мин гаҗәпкә калдым. Безнең татарда башка бернинди милләт тә үстермәгән каһарманнар булган. Мисалга бер генә нәселне китерәм. 1680 еллар үрендә татар җирләрен әллә кайдагы Ярославль, Богоявленский, Троицкий монастырьларына өләшә башлыйлар. Кама елгасы ярында, Пьяный Бордан Бирскига кадәр сузылган җирләрне тартып ала башлагач, аларның хуҗасы, «вотчинная грамота» дигән законлы кәгазьгә ия Теләкәй морза, үз хокукын яклап, канлы фетнә күтәрергә мәҗбүр була. Төп утарын Актаныштан ун чакрымдагы һәм үз исемендәге Теләкәй авылында нигезләгән булса да, ул Сарапул һәм Бөре өязләреннән башлап, Ык елгасына кадәрге, бүгенге Мөслим, Азнакай территориясенә кадәр сузылган җирләргә хуҗа исәпләнә. Азатлык өчен көрәш барышында ул хәтта Уфа полковникларын, Коркодинов дигән воеводаны да тар-мар итүгә ирешә. «Гади» татар морзасыннан җиңелеп хурлыкка калганы өчен Коркодиновны хәтта воеводалыктан да алып ташлыйлар. Ләкин яраланып әсирлеккә төшкән Теләкәйне 1684 елда дар агачына асып үтерәләр.
 
Бу хәлләрдән соң егерме ел вакыт үтеп киткәч, Петр I Нева ярында яңа башкала сала башлый. Ул шулай ук шведларга каршы сугыш алып бара, Балтыйк һәм Кара диңгезне кулга төшерү турында хыяллана. Зур армия туплый, флот төзи. Бу эшләрне ерып чыгу өчен, әлбәттә, бик күп акча таләп ителә. Акча җыюның иң җайлы ысулы – үз халкыңны талау. Беренче чиратта мөселманнарны – Идел буендагы татар-башкорт халкын акыртып талау өчен Петр патша Дохов һәм Жихарев атлы ике эмиссарын юллый. Тегеләре җитмеш ике яңа салым төрен уйлап таба. Елга бозында бәке ясасаң да салым түлә, печән чапсаң – түлә, сарык суйсаң, мич чыгарсаң, мулла чакырсаң, өйләнсәң, исем кушсаң – һәммәсе, хәтта Ходай Тәгалә бүләк иткән күз төсләрең өчен дә аерым түлә. Моның ни дәрәҗәдә акыртып талау икәнлеген аңлатып торасы юк. Безнең бабайлар безгә караганда горуррак та, башлырак та булган, шуңа күрә бу гаделсезлеккә каршы коралга ябышканнар. Уфа-Казан арасында яңа фетнә башына 1684 елда дар агачына асып үтерелгән Теләкәйнең улы Күчем морза баскан. Азатлык явы 1711 елга кадәр сузылган. Фетнә барышында унике меңнән артык татар-башкорт ире башын салган, Күчем морзаны суеп үтергәннәр.
 
1735 елда безнең бабайлар җирендә Оренбург шәһәрен төзи башлагач, татар-башкорт халкы тагын фетнә күтәрергә мәҗбүр була. Ун меңлек җайдак гаскәрен Теләкәй морзаның оныгы, Күчем морзаның улы Акай батыр җитәкли. Яулар бик озакка сузыла, татар-башкорт җайдаклары җәзачы генерал гаскәрләрен тар-мар итүгә дә ирешә. Әмма Акай да, яраланып, әсирлеккә төшә, аны 1738 елда Петербург шәһәренә алып китеп, дар агачына асып үтерәләр. Ык ярында урнашкан авылындагы татарларны куып, аларның өйләренә баскыннарны китереп утырталар, ул хәзер Рус Шуганы дигән чит ат белән йөри. Шулай итеп, тулы бер нәсел азатлык өчен көрәштә үзенең гомерен бирә. Мондый мисал һичбер дәүләттә һәм һичбер милләттә юк. Ләкин болар берсе дә тарих дәреслекләренә кертелмәгән.
 
Мәскәү галимнәренең ялганын ачар өчен, мин иң беренче эш итеп «Яшерелгән тарих» әсәрен яза башладым. Чөнки халыкның үз тарихын белмәве бик куркыныч нигез. Өлкән буын хәбәрдар булмагач, яшь буын да берни белми, хәтта хаталана.
 
Тарихтан мисал:
 
Казан шәһәрен төзи башлаганда, шәһәр нык һәм озын гомерле булсын дип, Габдулла хан корбан китерергә карар кыла. Ул өлкән улы Алтынбәккә «Чишмә буена иртән кем беренче булып төшә, шуны корбанга китерерсең», – дип әмер бирә. Алтынбәккә иң беренче булып бертуган энекәше Галимбәк очрый. Алтынбәк газиз энекәшен суя алмый бит инде, этне тотып чала. Әтисе моны белеп алгач: «И, Казан этләр кулына эләгәчәк икән», – дип күрәзәлек кыла, имеш. Тик бу – ялган уйдырма шул. Чөнки әлеге риваятьне бары тик 1552 елда Казан яулап алынганнан соң гына уйлап чыгарганнар. Ә Габдулла хан – ул 1395 елда ук Аксак Тимер тарафыннан башы чабып үтерелгән Болгар әмире. Димәк, монда зур тарихи хилафлык бар. Шуңа күрә Казан каласының нигезләнү елы халык арасында бәхәс уята да инде.
 
Тагын бер сәер хәл: ничәмә-ничә еллар дәвамында галимнәребез Алтын Урда каһанлыгының татарныкы икәнлеген инкарь итеп, хәтта аннан баш тартып, кул селтәп яшәделәр. Күбесенең мантыйгына шаккатарлык иде. 1438 елда Казан ханлыгын нигезләгән Олуг Мөхәммәт хан – татар, без таныйбыз, имеш. Ә менә Алтын Урдада Олуг Мөхәммәттән аз гына иртәрәк идарә итүче Туктамыш, Габдулла, Бирдебәк ханнар инде татар түгел. Мәскәүгә ярарга маташып, Алтын Урдадан әллә нинди монгол дәүләте ясап бетерделәр. Әгәр бабаң монгол булган икән, аның оныгыннан татар туамыни? Валлаһидыр, көлке! Газиз тарихыңны Мәскәү колагы өчен яраклаштыру, ахыр чиктә, яшь буынның көпшәк һәм умырткасыз булып калуына китерә ул. Тарихка ябышуымның бер сәбәбе шушы.
 
Безнең милләтне томана калдыру өчен инде болай да бик күп тырышканнар. 1927-1928 елларда латин графикасын керткәч, Сталинның указын тараталар: «Гарәп хәрефләре белән язылган китап яисә кәгазь табылган өйнең хуҗаларын ун ел сөрген көтә». Бабайлар куркудан хәтта бозау тиресенә язылган шәҗәрәләрен дә илтеп тапшырган. Гарәп имлясында гасырлар буена тупланган китапларны волость үзәкләрендә яндырып бетергәннәр. Минем туган авылым Байсарда, Минзәләдәге Бикбау, Күзкәй һ.б. авылларда милли хәзинәләребез өч-дүрт тәүлек буе, тау-тау көе янган. Нәселебезнең 1851 елда язып тәмамланган һәм утыз буыннан торган шәҗәрәсен зур могҗиза белән генә яшереп саклаганнар.
 
Менә ни сәбәпле романнарымны тезләнеп яшәми, үз дәүләтен булдыру хисе белән яна торган яшьләр күбәйсен, дип язам да мин. Әлбәттә, һәрбер адәм баласы да корбаннарга барырга әзер була алмый. Маяковскийның гыйбрәтле сүзләре бар: «Кешелек ике төркемгә бүленә. Бер иш бәндәләр автобусларның үтеп китүен юл читендә, тыныч кына көтеп тора белә. Алары халыкта туксан җиде процент чамасыдыр. Әмма икенчеләр юлны йөгереп чыкмыйча, түзеп тора алмый. Менә шул өч процент тиктормаслар милләтләрне алга алып бара да инде».
 
– Шулкадәр күп мәгълүмат туплау өчен архивларда шактый вакыт уздырырга туры килгәндер?
 
– Унике ел буе Уфа, Мәскәү, Свердловск, Оренбург, Уральск, Белорит шәһәрләренең архивларында «казындым». Хәзер дә мәгълүмат-хәзинә сандыгын баетудан туктап торганым юк. Кызганыч, минем эздән йөрүчеләр бик күп булмас инде. Хәзер – башка җәмгыять, акча заманасы.
 
Ул вакытта кунакханәдә куну – бүгенге шалкан бәясеннән күпкә арзан иде. Мин Уральскида гына тәүлегенә җиде сум түләп тордым. Студентлар, аспирантлар өчен мондый чыгымнар төшләренә дә керми, ә дәүләт хәтта фән кандидатларына да архивларда казыну хакына акча бүлеп бирми. Димәк, хакыйкать эзләүчеләр санының ишәюе дә бик икеле.
 
– Бүген яшьләрнең күбесе үз телен «ипи-тозлык» кына белә, ана телен онытучылар да байтак…
 
– Бары тик дәүләт төзесәң генә, синең телең сакланып калачак.
 
Кубрат хан улларына таралмаска, вакланмаска васыять әйтеп калдыра. Чыбык сындырып карату турындагы риваятьне күпләр хәтерлидер. Ләкин уллары әтиләренең васыятен тыңламый. Аспарух, үзенә буйсынган кабиләне җыеп, Дунай ярына китә. Котрак Идел белән Чулман арасына барып утыра. Батбай Кавказ ягына юл ала. Без балкар дип белгән халык – шуларның оныклары. Алар белән бүген дә тылмачсыз, җиңел аңлашабыз. Ә Дунай буена киткән Аспарух христианнар, католиклар уртасында дәүләт төзергә алына. Византия императоры белән сугышмасаң, җирне бирүче юк. Дистә еллар буена кан коялар, ахыр чиктә ул чактагы бар Аурупа Дунай Болгарстанын танырга мәҗбүр була. Әмма алар Аурупа уртасында бердәнбер мөселман дәүләте булып кала. Коточкыч «Тәре походлары» вакытында үлемнән калу өчен, алар чукынырга мәҗбүр була. Диннәрен һәм телләрен югалталар, ләкин милләт буларак сакланып кала болгар. Бу афәтне искә алып, Дунай болгарлары һәр елның 1 мартында, күкрәкләренә ике кызыл тасма тагып, урамнарга чыга.
 
– Әдәби әсәрдә тарихи дөреслекне ачу кыенмы?
 
– Мин тарихи чынбарлыкны әдәби әсәр аша булса да халыкка барып җитсен өчен, хакыйкатьтән читләшмәскә тырышып язам. Фәнни телдә иҗат ителгән әсәрне аңлавы бик читен, аны ерып чыгу өчен зур әзерлек кирәк. Әмма, әйтик, Бачман тарханның кем икәнен һәм ни өчен башы чабылып үтерелгәнен халык белергә тиеш. Шуңа күрә «Утлы дала» романына әлеге геройны да керттем.
 
1395 елда Аксак Тимер Болгар әмире Габдулла хан һәм аның унике вәзиренең башын чабып үтерә, бу хакта бер әйттем. Әлеге искиткеч каһарманлык турында да язмыйча түзеп булмас.
 
«Сөләйман солтан» романына килсәк, безнең татар әдәбиятында моңа кадәр чит ил турында әсәрләр гомумән юк иде. Нишләп миңа кадәр яшәгән һәм титуллар яулаган өлкән әдипләр Татарстан чиген сикереп чыгарга җөрьәт итмәгәндер, һич аңламыйм. Без дистә еллар буена үз кысабызга, үз читлегебезгә бикләнеп яшәдек шул. Ә милләтне инде биш гасыр буена шундый сорау борчый: «Ни өчен Сөләйман солтан 1552 елда безне Мәскәү баскынлыгыннан коткарып калу өчен ярдәмгә килмәгән соң?» Мин «Сөләйман солтан» әсәрен әлеге сорауга җавап итеп тә, азат халыкның ничек бәхетле яшәвен күрсеннәр дип тә яздым.
 
Беләм, мөстәкыйльлек юлы газаплы һәм авыр. Мисалга, Акай восстаниесе вакытында кырык меңнән артык татар-башкорт ире башын салган. Беренче Бөтендөнья сугышында Русия армиясендә бер миллион кеше һәлак булган, шуларның йөз меңенең татар икәнлеген күптән түгел генә белә алдык. Үткән данлы тарихын, бабалары биргән корбаннар турында белгән яшь буын гына «Без дәүләт төзергә, азат булырга хаклы» дигән хисне югалтмый саклаячак. Милләтне горур, тезләнми торган итеп тәрбияләү өчен менә шундый әдәбият кирәк. «Сабын опералары» үз дәүләте булган, коллык газабы янамаган илләрдә генә вакытны корыдан бушка аударырга ярый. Без югалткан дәүләтне кайтарырга тиеш. Илле елмы ул, әллә йөз елданмы…
 
– Ә мөмкин эшме соң бу?
 
– Критик хәл гел тумыйча тормый, тарих тәгәрмәче спираль буенча әйләнә бит ул. 1917 елда да, 1990 елда да милләт берләшә белгән. 1917 елда Мәскәүдә, Түбән Новгородта һәм Уфа каласында Бөтенрусия мөселман съездлары җыйганнар, Казан губернасы Татар җөмһүрияте дип игълан ителгән, Садри Максудины яңа ил башлыгы итеп сайлаганнар. Татар җөмһүрияте дә, Максуди да дүрт ай буена Питерга буйсынмыйча, үзбаш булып яшәгәннәр әле. Октябрьдә большевиклар властька килгәч, Максудины атып үтерергә карар чыгарганнар. Максуди үзенә үлем янавын белүгә үк Финляндиягә чыгып качкан, аннары Төркиягә юл тоткан.
Тарих дулкын белән бара, туксанынчы еллар кабатланмый калмас. Кол булмаган буын үз дәүләтчелеген кайтару өчен барысын да эшләячәк әле.
 
 
Әңгәмәне Сиринә Мөхәммәтҗанова алып барды

Комментарий язарга


*