ТАТ РУС ENG

Тукай премиясе

Айрат Арсланов истәлегенә

2014 елның 25 декабрендә Казан шәһәрендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, танылган нәфис сүз остасы Айрат Арсланов (1928-2010) истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Мемориаль такта, вафатына кадәр Айрат Арсланов...

Илдар Зарипов күргәзмәсе

  2014 елның 15 ноябрендә Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә Россиянең халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Илдар Зариповның (1939-2012) күргәзмәсе ачылды. Исән булса, 13 ноябрьдә рәссамга 75...

Марсель Сәлимҗанов премиясе булдырылды

Танылган татар режиссеры, СССРның халык артисты, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Марсель Сәлимҗанов (1934-2002) исемендәге республика премиясе булдырылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бу хактагы карарын 2014 елның ноябрендә...

Рамил Төхвәтуллин Качалов театрында уйный

2014 елның 1 ноябрьдә Казанда В.Качалов исемендәге академия рус Зур драма театрының зур сәхнәсендә өч елга сузылган ремонттан соң беренче тапкыр спектакль күрсәтеләчәк. Быел театрның тарихи бинасына 100 ел тула. Яңартылган бинада тамашачылар игътибарына театрның...

Фәнис Яруллин әсәре – театр сәхнәсендә

Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 2014 елның ноябрендә үзенең  туган көнен бәйрәм итә. Шушы уңайдан, 6 һәм 7 ноябрьдә театрда Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллин...

Искәндәр Рафиковның юбилей күргәзмәсе

2014 елның 8 октябрендә Казанның “Хәзинә” милли сәнгать галереясында Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Искәндәр Рафиковның юбилей күргәзмәсе ачылды. Ул аның 85 яшьлек юбилей вакыйгасына багышлана. Искәндәр Рафиковның...

Илһам Шакировның иҗади эшчәнлегенә 60 ел

2014 елның 26 сентябрендә Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакировның иҗади эшчәнлегенә 60 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты узды. Концерт программасында...

Язучы Миргазиян Юныс вафат булды

  Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, язучы Миргазиян Юныс 2014 елның 3 июнендә вафат булды. Әдәбият тәнкыйтьчесе Равил Рахманның: «Миргазиян Юныс әсәрләрен укымаган кешенең үзен татар зыялысы дип санарга хакы юк”, дигән сүзләре бар.Миргазиян...

Рөстәм Мингалим вафат

2014 елның 2 июнендә язучылар җәмәгатьчелеге Татарстанның халык шагыйре Рөстәм Мингалимне соңгы юлга озатты. Шагыйрь, драматург, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2005) 1937 елның 15 августында Самара өлкәсенең Камышлы (хәзерге Келәүле) районындагы Йолдыз авылында игенче гаиләсендә...

Шәүкәт Биктимеровка кабер ташы куелды

  2014 елның 23 маенда Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсе зиратында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының күренекле артисты, СССРның халык артисты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты Шәүкәт Биктимеровка кабер...