ТАТ РУС ENG

Александр Сладковскийны Тукай бүләгенә тәкъдим иттеләр


Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский “Татарстан Республикасы композиторларының музыка антологиясе” өчен 2014 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.
Мондый күләмле проект Татарстанның сәнгать тормышында истәлекле вакыйга буларак тарихка кереп калды. Биш мең тираж белән дөнья күргән җыентыкта Татарстан композиторларының иң затлы иҗат җимешләре генә кертелгән. Антологиядә Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Фасил Әхмәтов, Алмаз Монасыйпов, Рәшит Кәлимуллин, Шамил Тимербулатов, Ринат Еникиев, Резидә Ахиярова, Зөлфия Рәүпова, Мәсгудә Шәмсетдинова, Александр Миргородский, Елена Анисимова, Анатолий Луппов, шулай ук Александр Чайковский әсәрләре урын алган.
Антология сату нокталарына чыгарылмады, тик шулай да музыкаль җыентыкны кулга төшергән бәхетле тыңлаучылар тупланманың зәвык белән эшләнүенә игътибар итми калмагандыр. Композиторлар һәм аларның әсәрләре турында бирелгән мәгълүматның ике телдә булуы да билгеләнде. Антология Универсиада кунакларына, татар диаспоралары вәкилләренә, музыкаль мәктәпләр, музейларга бүләк ителде. Шулай ук Берлин, Париж, Вена, Нью-Йорк һәм Лондонның музыка белгечләренә озатылды.
Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский башкарып чыккан әлеге проект зур уңыш белән тормышка ашырылды. Республикабыз сәнгатендәге бу мөһим вакыйга уңаеннан кичә дә оештырылган иде. Мәгълүм булганча, проект хакында Александр Сладковский Казанга эшкә килгән көннән бирле хыялланган. Маэстро фикеренчә, Татарстан композиторларының әсәрләре дөнья аренасында танылырга тиеш. Чөнки үзенең яңгырашы белән ул башкалардан бик нык аерылып тора. Бай музыкаль хәзинәбезне башкаларга ишеттерергә, һичшиксез, лаекбыз, дип саный ул.
Мәскәү сәнгать белгечләре дә антологиягә карата үз фикерләрен белдерделәр. Sony Musik Entertaiment Russia компаниясенең генераль директоры Ян Хендерсон исә, мондый проектларның киләчәктә дә дәвамлы булачагына ышандырды. Тәкдим итү кичәсенә килгән B-Shurp студиясе продюсеры һәм тавыш режиссеры Филлип Нидел татар музыкасы аша үзенә ачышлар ясавын, аны яратып кабул итүен әйтте.
Әлеге җыентыкны Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Дәүләт симфоник оркестры бер атна дәвамында көненә сигезәр сәгать яздырды. Антология 3 дисктан гыйбарәт. Тавыш яздыру белән Берлиндагы B-Shurp студиясе продюсеры һәм тавыш режиссеры Филлип Нидел җитәкчелек иткән. Шунысы да мөһим: антология Sony Musik Entertaiment һәм RCA RED SEAL RECORDS лейбларына яздырылып дөньякүләм компания каталогларында махсус саннар белән теркәлгән.
Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин мондый дәрәҗәдәге проектның татар музыкасы тарихында беренче мәртәбә башкарылуын искәртә. Казанда соңгы мәртәбә профессиональ пластинка яздыру 1989 елда башкарылган була.
“Татарстанда үзенчәлекле, кабатланмас музыкаль мәктәп бар. Бу исә хасиятле мәдәни традицияләр, йолаларның барлыгын күрсәтә. Әгәр дә халыкта шушы куәт бар икән, ул иң авыр вакытларда да үзен саклап кала ала һәм үз асылын җуймый. Нәкъ менә шул сәбәпле, Татарстан композиторларының антологиясе проекты барлыкка килде дә инде. Мин Татарстанда бүгенге көндә республика композиторлары музыкасын дөньяның теләсә кайсы сәхнәсеннән, теләсә нинди дәрәҗәдә башкара алырлык инструмент булдырдым. Башкарырдай әсәр туып торганда, бездә һәрчак аншлаг булыр, димәк көйязарларга яшел юл”, – ди Александр Сладковский үзе.

Мөршидә КЫЯМОВА,
intertat.ru



Комментарий язарга


*