ТАТ РУС ENG

Фәнис Яруллин әсәре – театр сәхнәсендә


Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 2014 елның ноябрендә үзенең  туган көнен бәйрәм итә. Шушы уңайдан, 6 һәм 7 ноябрьдә театрда Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллин (1938–2011) әсәре буенча куелган “Бер күрешү – үзе бер гомер!” исемле музыкаль комедиянең премьерасы булачак.
Пьесаның авторы үзенең тормышы белән күпләргә үрнәк булган олуг шәхес. Ул кабатланмас шигырьләре, чәчмә әсәрләре, пьесалары белән халкыбыз күңеленә кереп калды, гомере буе кешелек сыйфатларын югалтмыйча яшәүгә, исеменә беркайчан да тап төшермичә тормыш итүгә һәм туган теленә тугрылыклы әдип булды. Үзенең аңы һәм фикерләре, үткер сүзе, тормышны яратуы, сүнмәс рухы белән күпләрне сокландырган уникаль шәхескә әверелде.
К.Тинчурин театры Фәнис Яруллин белән күп еллар дәвамында иҗатташ дуслар булды. Нәкъ менә К.Тинчурин театры сәхнәсендә әдипнең репертуарда зур уңыш белән барган “Сөембикә егет сайлый”, “Әнә килә автомобиль…” кебек әсәрләре тәүге тапкыр дөнья күрде.
Бүген исә К.Тинчурин театры кабат Фәнис Яруллин иҗатына мөрәҗәгать итте. Бу юлы театр аның “Бер күрешү – үзе бер гомер!” музыкаль комедиясен сәхнәләштерә. Әсәр 1996 елда язылуына да  карамастан, актуальлеген югалтмаган.
Игътибар! Өйләнешкән парлар, гаилә бәхетенең рецептын саклап калырга ашыгыгыз!
Әхмәт һәм Мәрьям бәхетле гаилә тормышында көн итүче ир белән хатын. Ә бәлки шулай тоела гынадыр. Әгәр дә  сөйгәнеңнең  кесәсендә акча янчыгы калын булып,  аның “куышы” Мальдив утрауларында булса – ул чакта уртак тормышның  җәннәткә тиң икәнлегенә Мәрьямнең һич шиге юк.  Ә Әхмәт исә, киресенчә, ашказаның көндәлек тормышның чынбарлыгын һәрдаим исеңә төшереп, җанга якын үз “куышыңның” түбәсе тишек булса да, дөньяда үз почмагыңнан да якын  урын юклыгына ихлас ышана. Мәрьям сериалларга мөкиббән һәм аның ана булу теләге һич гамендә юк. Әхмәт исә, сый-хөрмәтле, балалар тавышыннан гөрләп торган өй турында хыяллана. Бер карасаң, барысы да нәкъ башка кешеләрдәге кебек… Ләкин көннәрнең берендә аларга  көтмәгәндә дуслары кунакка килеп төшә. Һәм бу очрашудан соң аларның тормышы күпкә үзгәрә, ул тагы да кызыклырак һәм мәгънәлерәк төсмер ала.
Спектакль нечкә юмор, ихлас ирония, көтелмәгән вакыйгалар агышы белән сугарылган. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Спектакльдә Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова, Харис Хөснетдинов, Резедә Сәләхова һәм Булат Зиннәтуллин уйный.

К.Тинчурин театрының мәгълүмат үзәге



Комментарий язарга


*