ТАТ РУС ENG

Фуат Мансуров истәлегенә багышлап


2013 елның 9 октябрендә Мәскәүнең П.И.Чайковский исемендәге Концерт залында Татарстанның Россиядәге вәкиллеге һәм “Россия дөнья фонды” “Фуат Мансуровны искә алып…” дип исемләнгән концерт үткәрә. Әлеге кичә күренекле музыкант – Россия, Татарстан һәм Казахстанның халык артисты, Мәскәү, Казан дәүләт консерваторияләре профессоры, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фуат Мансуров тууына 85 ел тулуга багышлана.
Фуат Мансуров 40 елдан артык Россия дәүләт академия Зур театры дирижеры, Казахстан Дәүләт симфоник оркестры, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының, Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры булып эшләде.
Киң карашлы кеше буларак, Фуат Мансуров музыка өлкәсендә генә көч куймады: Казахстан консерваториясен тәмамларга бер ел кала ул Казах университетының физика-математика факультетын тәмамлап чыга, һәм хәтта анда укыта да. Фуат Мансуров унлап тел белә иде, альпинизм һәм тимераякта йөгерү спорты буенча СССР ның спорт мастеры булды, шахмат буенча беренче разряды бар иде.
Концертта Фуат Мансуров укучылары – Россиянең төрле шәһәрләреннән, БДБ илләреннән күренекле сәнгать осталары, яшь башкаручылар, дирижерлар катнашыр дип көтелә. Алар арасында – Зур театр солистлары – СССР ның халык артисты М.Касрашвили, А.Ведерников, халыкара һәм бөтенроссия бәйгеләре лауреатлары А.Нечаева, А.Жилиховский һәм М.Гали; Казахстанның халык артисткасы, профессор А.Мусаходжаева (скрипка), Украинаның атказанган артисты Р.Кадиров һ.б. булачак
Татарстаннан концертка Россиянең халык артисты, Россия Дәүләт премиясе лауреаты Р.Абдуллин (орган), Татарстанның атказанган артисты А.Гөлишәмбәрова, П.Чередниченко (ксилофон) киләчәк.
Концертның беренче бүлегендә тамашачылар Л.В.Николаев исемендәге Россиянең Яшьләр симфоник оркестрын ишетәчәк (баш дирижер В.Вәлитов, Ф.Мансуровның укучысы), икенчесендә — Н.П.Осипов исемендәге Россиянең Милли академия оркестры (баш дирижер В.Андропов) чыгыш ясаячак.
Залда Фуат Мансуров гаиләсе дә утырачак.

tatar-inform.ru


Комментарий язарга


*