ТАТ РУС ENG

Илдар Зарипов күргәзмәсе

 



2014 елның 15 ноябрендә Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә Россиянең халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Илдар Зариповның (1939-2012) күргәзмәсе ачылды. Исән булса, 13 ноябрьдә рәссамга 75 яшь тулган булыр иде. Күргәзмәдә Илдар Зариповның төрле елларда иҗат иткән хезмәтләре тәкъдим ителде. Алар арасында сәнгать сөючеләр тарафыннан аеруча җылы кабул ителгән “Бәйрәм”, “Кырлай моңнары”, “Авылда бәйрәм”, “Зөлфия” картиналары да бар.

Илдар Зарипов Россия күләмендә танылу алган шәхес. Аның әсәрләре ХХ гасыр татар рәсем сәнгатенең классикасына әверелде, алар Третьяков галереясе, Рус музее һәм башка мәртәбәле музейларны, Россия һәм чит илләрдәге шәхси коллекцияләрне бизи.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова белдергәнчә, Илдар Зарипов күргәзмәсе “Хәзинә”дә даими эшләячәк. Милли рәсем сәнгате осталары Николай Фешин, Бакый Урманче һәм Харис Якуповлар белән беррәттән Илдар Зарипов картиналары да тамашачыларны сөендереп торачак.

Илдар Зарипов 1939 елда Казанда туа. Шәһәрнең 91нче урта мәктәбен тәмамлый, 1956-1961 елларда – Казан сәнгать училищесында, 1962-1968 елларда В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтында белем ала. 1968-1970 елларда Мәскәү шәһәрендә Сәнгать академиясенең сынлы сәнгать остаханәсендә Г.М.Коржев җитәкчелегендәге рәсем остаханәсендә шөгыльләнә. 1970 елдан алып Илдар Зарипов Казанда яшәп иҗат итте.

 

Комментарий язарга


*