ТАТ РУС ENG

Илгизәр Самакаев күргәзмәсе ачылды

 



2014 елның 13 мартында Казанның Заманча сәнгать галереясендә рәссам Илгизәр Самакаевның шәхси күргәзмәсе ачылды. Мәгълүм булганча, ул 2014 ел өчен Татарстанның  Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат буларак тәкъдим ителде.

Илгизәр Самакаев Мәскәүнең В.И.Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлаган. Шул вакыттан бирле Казанда яшәп иҗат итә. Аның иҗат юлы 1980 еллардан башлана. Ул эшләгән төп жанр – портрет. Аның хезмәтләре арасында татар сандугачы дип йөртелгән, күренекле җырчы һәм композитор Сара Садыйкованың портреты аерым урын алып тора. Моң белән сугарылган бу картина Сара Садыйкованың бөтен күңел байлыгын ачып бирә алган.

Илгизәр Самакаевның портрет жанрындагы хезмәтләре арасында танылган рус артисты Юрий Никулин сурәте дә игътибарга лаек. Автор әлеге шәхес белән таныш булган. Илгизәр Самакаев Бөек Ватан сугышы батырларын, Хезмәт Геройларын да сурәтләргә ярата.

90нчы еллардан соң рәссам тарихи темаларга мөрәҗәгать итә. Шулай ук Татарстан табигатен, Казанның иске урамнарын киндергә төшерергә ашкына.

Рәссам Татарстан һәм Россия күләмендә үткәрелгән күргәзмәләрдә һәрдаим катнашып килә.



Комментарий язарга


*