ТАТ РУС ENG

Илһам Шакировның иҗади эшчәнлегенә 60 ел


2014 елның 26 сентябрендә Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакировның иҗади эшчәнлегенә 60 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты узды. Концерт программасында җырчының укучылары катнашты.
Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстанның Сарман районы Яңа Бүләк авылында туган. 1954 елда ул Казан музыка училищесына, ә икенче елны Казан дәүләт консерваториясенең вокаль факультетына укырга керә. Консерваторияне тәмамлагач, Татар дәүләт филармониясенә солист итеп кабул ителә, озак еллар дәвамында филармониянең сәнгат җитәкчесе булып тора.


Комментарий язарга


*