ТАТ РУС ENG

Ильяс Айдаров Тукай премиясен Балалар сәнгать мәктәбенә бирде

 



aidarov_ilyas-700.jpg2013 ел өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган Россия сәнгать академиясе әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе Ильяс Айдаров премия акчасын Казанның 1 нче Балалар сәнгать мәктәбенә исәбенә күчерде. Рәссам сынлы сәнгать өлкәсендә башлангыч белемне әлеге мәктәптә алган.
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Ильяс Айдровка бөек татар шагыйренә багышланган хезмәтләре һәм Казанда, Уральскида оештырылган тематик күргәзмәләре өчен тапшырылды.
Ильяс Айдаровтан тыш Казанның хәзерге 1 нче Балалар сынлы сәнгать мәктәбен заманында РФА академигы, Макс Планк Җәмгыяте һәм АКШ Милли фәннәр академиясе әгъзасы, физика-математика фәннәре докторы Роальд Сәгъдиев, Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Ренат Ибраһимов, Казан Кремленең баш архитекторы Рөстәм Зәбиров, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин (һ.б) тәмамлаган.
Ильяс Айдаров 1956 елда Казанда туа. 1980 елда Мәскәү архитектура институтын бетерә. Даими рәвештә Россия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Халыкара космик станциясе бортында үзенчәлекле күргәзмә үткәргәне өчен Ильяс Айдаров Гиннеслар рекорды китабына керә.
Рәссамның хезмәтләре Казан Кремле Президендт сарае, ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музее, ТР Милли музее, В.Высоцкий Дәүләт мәдәният музей-үзәге, Уральскидагы Г.Тукай музее (Казахстан), “Казан” милли-мәдәни үзәге, Г.Кайбицкая музей-йорты, С.Сәйдәшев музей-йорты тупланмаларында, шулай ук Россия һәм чит илләрдәге башка музей һәм шәхси җыелмаларда саклана.
1 нче Балалар сәнгать мәктәбе 1940 елның 1 сентябрендә Казан сәнгать училищесының балалар төркеме нигезендә оештырыла. 1950 елдан мәктәп үзенең бүгенге исемен ала, 1957 елда аңа Зур Кызыл урамындагы 36 нчы йортта аерым бүлмәләр бирелә.
80 нче елларда мәктәп Бойничная урамындагы 8 нче йортка күчә. Ә 2012 елның мартыннан 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе “Әкият” балалар үзәгендә урнашкан. Бүген бу мәктәптә 500 дән артык бала укый.
1 нче Балалар сәнгать мәктәбе Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы белән тыгыз элемтәдә эшли һәм аның база мәктәбе булып тора. Укучылар төрле халыкара күргәзмә-бәйгеләрдә катна, лауреат, дипломант исемнәренә лаек була.


Казан Башкарма комитеты мәдәният идарәсе



 

Комментарий язарга


*