ТАТ РУС ENG

Качалов театрында юбилей кичәсе



2013 елның 3 декабрендә Казанның В.Качалов исемендәге Академия рус зур драма театрында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты, театрның актеры Михаил Галицкийның юбилей кичәсе узачак.
Михаил Галицкий Ярославль театр училищесын тәмамлаган. Йошкар-Ола, Саранск театрларында эшләгән, 1992 елдан – В.Качалов театрында. Артист бүгенге көндә репертуардагы унбишләп спектакльдә уйный. Аның рольләре арасында – А.Копковның “Золотой слон” әсәрендә Мочалкин, Д.Бок, Д.Стайнның “Скрипач на крыше” әсәрендә Тевье-молочник, А.П.Чеховның “Вишневый сад” әсәрендә Симеонов-Пищик, Б.Брехтның “Трехгрошовая опера” әсәрендә Пичем, А.С.Пушкинның “Пиковая дама” әсәрендә Чекалинский, А.Кристиның “Тайна дома Вернье” әсәрендә Мишель Старо, С.Лобозеровның “Семейный портрет с посторонним” әсәрендә Тимофей, К.Чуковскийның “Доктор Айболит” әсәрендә Айболит, Д.Скарначчи, Р.Тарабузиның “Синьор из общества” әсәрендә Леонид Папагатто, Ф.Дюрренматтның “Визит дамы” әсәрендә Илл, В.Катаевның “Квадратура круга” әсәрләрендә Флавий, А.Н.Островскийның “Глумов” әсәрендә Мамаев, И.Ильф, Е.Петровның “Великий комбинатор” әсәрендә Киса Воробьянинов, М.Булгаковның “Роковые яйца” әсәрендә профессор Персиков (һ.б.) бар.


Комментарий язарга


*