ТАТ РУС ENG

Казанда Равил Бохараевка мемориал ачылды


2013 елның 27 сентябрендә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында танылган шагыйрь, галим, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Равил Бохараев каберенә һәйкәл куелды. Бу чарада Бохараевның хәләл җефете – шагыйрә Лидия Григорьева, гаилә дуслары, туганнары, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге, Казан иҗат интеллигенциясе вәкилләре, шулай ук Лондоннан кунаклар да катнашты.
Беренче булып Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов сүз алды. Ул Равил Бохараевның Татарстанның күпмилләтле әдәбияты үсеше өчен куйган хезмәтен билгеләп үтте, төрле халыклар һәм илләр мәдәниятын бәйләүче звено ролен башкаруын ассызыклады. “Равил Бохараев татар һәм дөньяви әдәбият арасында күпер кебек иде”, — дип билгеләп үтте ул. Бохараев рус, татар, венгер һәм инглиз телендә язып кына калмады, ә Россиядә яшәгәндә татар һәм рус, ә Лондонга күчкәч инглиз авторлары әсәрләрен тәрҗемә итте. Әлбәттә, беренче чиратта Габдулла Тукай тәрҗемәләре. Бохараев каберенә сукмакның Тукай кабере яныннан узуын да билгеләп узарга кирәк.
Аннары Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова чыгыш ясады. “Бу зиратта татар халкының абруйлы вәкилләре җирләнгән. Аларның күбесе Татарстан һәм Россия мәдәнияты өчен элеккечә мөһим. Алар арасында Равил Рәис улы Бохараев. Ул күп илләрнең һәм халыкларның мәдәниятында биләгән урынның нинди дәрәҗәдә булуына карамастан, ул һәрвакыт гади кеше булып калды. Шагыйрь башкаларда да дәрәҗәле исемнәрне түгел, ә барыннан да элек кешелеклелек сыйфатын якын күрде”, — дип билгеләп үтте ул.
Равил Бохараевның хәләл җефете үз чыгышында, гомере буе иремнән кешеләргә карата сабыр һәм сак булырга өйрәндем һәм өйрәнүемне дәвам итәм диде. “Ул туганнан бирле барысын да гафу итә. Ә Габдулла Тукай белән ата-анасы каберләре арасында җирләнү – ул аның хыялы иде һәм бу тормышка ашты. Равил Рәисовичның туган җирендә, Казанда аның истәлеген мәңгеләштерү белән бәйле чараларда миңа ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт”, — дип ассызыклады Лидия Григорьева.
Һәйкәл ТР Мәдәният министрлыгы заказы буенча Казанның танылган сынчысы Дмитрий Кузнецов тарафыннан эшләнгән. Ул ике канат рәвешендә ясалган.
Бу чарада Равил Бохараев якыннан аралашкан шагыйрь Гәрәй Рәхим, пианист, Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, музыкант һәм дирижер Фоат Әбубакиров кебек Татарстанның танылган мәдәният эшлеклеләре чыгыш ясады.

 

tatar-inform.ru



Комментарий язарга


*