ТАТ РУС ENG

Казанда Сара Садыйкова һәйкәл кайчан куелыр?


2014 елның 20 мартында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Дәүләт Советында узган “Хөкүмәт сәгате”ндә “Мәдәният елы уңаеннан Татарстан Республикасында мәдәният өлкәсен үстерү мөмкинлекләре турында” дигән темага доклад ясады. Бу утырышта депутат, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин мәдәният министрыннан Казанда татар композиторы Сара Садыйковага һәйкәл кайчан куелачагы турында сорады. Министр исә шәһәр хакимияте вәкилләре белән очрашып, бу хакта сөйләшүен әйтте. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Сара Садыйковага Татарстан башкаласында һәйкәл 2014 елда ачылырга мөмкин. 


Комментарий язарга


*