ТАТ РУС ENG

Казанда татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның музей-фатиры ачылды


Казанда 2013 елның август аенда Маяковский урамындагы 23А/92 нче йортта татар язучысы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Габдрахман Әпсәләмовның тәүге музей-фатиры ачылды. Кайчандыр монда язучы яшәгән.

Татар әдәбияты классигының оныгы Тимур Әпсәләмов мәдәни учреждение директоры вазыйфасын үз өстенә алган, ә Тимурның әнисе Светлана Әпсәләмова музейга нигез салучы булган.
Г.Әпсәләмов яшәгән фатирда язучының эш кабинеты сакланган, яңадан беренчел җиһазлар булдырылган.
Әлегә Габдрахман Әпсәләмовның музей-фатиры ябык, ләкин www.absalyamova.ru виртуаль филиалы эшли. Язучы кабинетына алдан килешү буенча гына кереп була.
Музейда тематик күчмә күргәзмәләр уздыру планлаштырыла. Беренче экспозицияне декабрьдә Саранскига алып бару планлаштырыла.
Габдрахман Әпсәләмов музее өчен экспозиция документаль роман нигезендә булдырылган. Әлеге роман өстендә аның оныгы Альбина Әпсәләмова эшли, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте.

 

 

tatar-inform.ru



 

Комментарий язарга


*