ТАТ РУС ENG

Милли музейда Равил Фәйзуллинның 70 яшьлеген билгеләп үтәләр


2013 елның 20 сентябрендә Казанда, Татарстан Милли музеенда Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның 70 яшьлегенә багышланган әдәби салон утырышы булачак.

РСФСР ның атказанган мәдәният эшлеклесе, Татарстан халык шагыйре, М.Җәлил исемендәге республика премиясе һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире, ТР Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы Равил Фәйзуллин – Россия шигъриятен антологияләрдә, дәреслекләрдә, энциклопедияләрдә һәм “Бөтендөнья әдәбияты” сериясендә чагылдыручы әдипләрнең берсе.

Р.Фәйзуллин — татар һәм рус телләрендә басылып чыккан 40 тан артык китап авторы. Аның әсәрләре чит илләрдә чит телләрдә дә дөнья күрде.

Р.Фәйзуллинның шигырьләре музыкаль һәм нәфис, аның “Аккошлар”, “Иясез шатлык” һәм башка бик күп шигырьләренә язылган җырлар чын-чынлап халыкчан булды. Ул публицистика һәм әдәби тәнкыйть белән уңышлы шөгыльләнә, матбугатта еш кына республиканың мәдәни тормышына бәйле актуаль мәсьәләләр буенча проблемалы мәкаләләре белән чыгыш ясый.

Әдәби салон кунаклары Равил Фәйзуллинның гаилә альбомыннан аның тормышын, иҗатын һәм иҗтимагый эшчәнлеген чагылдырган уникаль фотосурәтләрен күрә алачак. Очрашуда шагыйрьнең дуслары һәм коллегалары катнашачак, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

 

 

tatar-inform.ru



Комментарий язарга


*