ТАТ РУС ENG

Нәҗибә Ихсанова белән иҗади очрашу

 



2014 елның 21 апрелендә Казанда, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 17.00 сәгатьтә Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Нәҗибә Ихсанова  белән иҗади очрашу көтелә.

Нәҗибә Гыймай кызы Ихсанова 1938 елның 25 гыйнварында Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Башкарган ролләре: Гандәлиф — «Көзге ачы җилләрдә» А.Гыйләҗев, Гөлчирә — «Әни килде» Ш.Хөсәенов, Мәйсәрә — «Американ» К.Тинчурин, Зифа — «Зифа» Н.Исәнбәт, Хәнифә — «Баскеболист» М.Гыйләҗев, Әүдәки – “Гөргөри кияүләре” — Туфан Миңнуллин, Миңзифа — «Кичер мине, әнкәй!» Р.Батулла, Җомабикә – «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт һ.б.

Милли китапханәдә узачак кичәдә артистканың иҗатташ дуслары, Г.Камал театры артистлары да катнашачак. Алар тамашачылар игътибарына төрле спектакльләрдән җырлар һәм биюләр тәкъдим итәчәк.

kamalteatr.ru



Комментарий язарга


*