ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Хәбәрләр

Гәрәй Рәхимне биш томлыгы белән котладылар

Татарстанның халык шагыйре, депутат, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Гәрәй Рәхимнең 5 томлы сайланма әсәрләре басылып чыгу уңаеннан, 2014 елның 21 мартында Казанда, Татарстан Язучылар берлеге бинасында урнашкан Тукай клубында әдәби-музыкаль кичә узды. Сәхнәдә...

Казанда Сара Садыйкова һәйкәл кайчан куелыр?

2014 елның 20 мартында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Дәүләт Советында узган “Хөкүмәт сәгате”ндә “Мәдәният елы уңаеннан Татарстан Республикасында мәдәният өлкәсен үстерү мөмкинлекләре турында” дигән темага доклад ясады. Бу утырышта депутат, Татарстанның Г.Тукай исемендәге...

Александр Сладковскийны Тукай бүләгенә тәкъдим иттеләр

Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский “Татарстан Республикасы композиторларының музыка антологиясе” өчен 2014 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.Мондый күләмле проект Татарстанның сәнгать тормышында истәлекле вакыйга буларак...

Вахит Имамов – Тукай премиясенә кандидат

2014 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар арасында республиканың Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы Вахит Имамов та бар. Язучы-прозаик, тарихи романнар авторы Вахит Имамов – Актаныш егете. Журналистлар арасында да үз кеше...

Владимир Попов күргәзмәсе

2014 елның 19 мартында Казанның Заманча сәнгать галереясендә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлекләре әгъзасы Владимир Поповның шәхси күргәзмәсе ачыла. 2014 елда Владимир Попов Татарстанның Г.Тукай...

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе артты

  2014 елның мартында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен 500 мең сумга кадәр арттыру турындагы Указны имзалады.Әлеге рәсми документта:  “Татарстан Президентының 2004 елның 31 декабрендә, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт...

Илгизәр Самакаев күргәзмәсе ачылды

  2014 елның 13 мартында Казанның Заманча сәнгать галереясендә рәссам Илгизәр Самакаевның шәхси күргәзмәсе ачылды. Мәгълүм булганча, ул 2014 ел өчен Татарстанның  Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат буларак тәкъдим ителде. Илгизәр Самакаев Мәскәүнең В.И.Суриков...

Әмирхан Еники тууына 105 ел

  2014 елның 17 февралендә (яңа стиль буенча 2 мартта) Татарстанның халык язучысы,  Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге лауреаты Әмирхан Еники тууына 105 ел тула. Әдип-прозаик Әмирхан Еники (Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиев) 1909 елның 17...

Венера Ганиева башкарган җырлар

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Венера Ганиева яшь башкаручылар арасында “Сандугач” дип аталган I Халыкара конкурс оештыра. Ул 2014 елның 4-5 март көннәрендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында...

Салават Фәтхетдинов – «Ел җырчысы»

2013 елның 21 декабрьдә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Татар җыры-2013” фестивалена нәтиҗә ясалды. Быел “Татар җыры-2013” концертында татар эстрадасының 20ләп башкаручысына төрле музыкаль номинацияләрдә фестивальнең төп бүләге – “Алтын Барс” сыннары тапшырылды. Алар арасында...