ТАТ РУС ENG

Рамил Төхвәтуллин Качалов театрында уйный



2014 елның 1 ноябрьдә Казанда В.Качалов исемендәге академия рус Зур драма театрының зур сәхнәсендә өч елга сузылган ремонттан соң беренче тапкыр спектакль күрсәтеләчәк. Быел театрның тарихи бинасына 100 ел тула. Яңартылган бинада тамашачылар игътибарына театрның иң танылган, инде 16 ел репертуардан төшмәгән әсәрен – Джери Бок һәм Джозеф Стайнның “Скрипач на крыше” мюзиклын тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук бу куелышта тагын бер яңалык көтә – спектакльдә баш роль – Тевье-молочник ролен Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рамил Төхвәтуллин уйнаячак. Тамашачыларга ул Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уйнаган рольләләре белән таныш артист. Шуңа күрә дә әлеге спектакльне үзенә күрә премьера дип тә атарга була.


Комментарий язарга


*