ТАТ РУС ENG

Равил Бохараевка мемориал куела

 



2013 елның 26 сентябрь кичендә Василий Аксенов музей-йортында Равил Бохараевны искә алу кичәсе була. Әдәби кичәне Бохараевның хатыны — Лидия Григорьева үзе алып бара. Лидия ханым белдергәнчә, биредә Казанның төрле буын шагыйрьләре Бохараев хакындагы истәлекләре белән уртаклаша, аның шигырьләрен укый.
27 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә Иске татар зиратында Равил Бохараев каберендә мемориал ачыла. Мемориал проектын рәссам Дмитрий Кузнецов шагыйрьнең тол хатыны белән бергәләп тормышка ашырган. Әлеге чарада Татарстанның сәнгать һәм җәмәгать эшлекләре катнаша. Монумент ачылышына Лондон каласыннан да делегация килер дип көтелә.

 

intertat.ru



 

Комментарий язарга


*