ТАТ РУС ENG

Равил Тумашевка — 90

 



2013 елның 15 май көнендә Казанда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татар дәүләт күчмә театрында 1963-1985 елларда баш режиссер булып эшләгән, Равил Рәхим улы Тумашевның туган көне — 90 яшьлек юбилее уңаеннан, кичә узачак.
Равил Тумашев 1923 елның 21 апрелендә Семипалат шәһәрендә театр әһелләре гаиләсендә туа. Әтисе — Семипалат рус драма театры каршындагы татар труппасының режиссеры, ә әнисе Кәшифә Тумашева — шул труппаның артисткасы, киләчәктә данлыклы режиссер була. 

Равил Тумашев театрда эшләгән дәвердә алтмышка якын спектакль куя. Алар арасында дөнья, рус һәм татар классиклары әсәрләреннән тыш яшь драматургларның беренче әсәрләре дә күп. Т.Миңнуллин, А.Гыйләҗев, И.Юзеев, Р.Хәмид, М.Шәрифуллин, Ю.Сафиуллин, Ю.Әминев кебек атаклы драматургларның беренче әсәрләрен сәхнәгә нәкъ менә Р.Тумашев күтәрә.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында юбилярны котлаганнан соң, тамашачыларга һәм кунакларга Ш.Камал пьесасы буенча куелган “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектакле күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.


 

Комментарий язарга


*