ТАТ РУС ENG

Салават Фәтхетдинов – «Ел җырчысы»


2013 елның 21 декабрьдә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Татар җыры-2013” фестивалена нәтиҗә ясалды. Быел “Татар җыры-2013” концертында татар эстрадасының 20ләп башкаручысына төрле музыкаль номинацияләрдә фестивальнең төп бүләге – “Алтын Барс” сыннары тапшырылды. Алар арасында “Ел җырчысы” номинациясендә Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Салават Фәтхетдинов җиңде. Салават бу концертта нәкъ менә 2008 елда Тукай премиясенә лаек булган “Мин яратам, сине Татарстан!” җырын башкарады.


Комментарий язарга


*