ТАТ РУС ENG

Сәнгать дөньясы Абрек Абзгильдин белән хушлашты



Татарстан мәдәнияты зур югалту кичерде. 2013 елның 24 декабрендә Татарстанның, Россиянең халык рәссамы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты Абрек Абзгильдинның җитмеш җиденче яшендә  йөрәге тибүдән туктады.
Абрек Абзгильдин Башкортстанның Баймак шәһәрендә 1937 елның 1 маенда туган. Иҗат юлын  Татарстанда үзешчән рәссамнар студиясендә башлаган. 1970 еллар ахырыннан Казанда  иҗат итә. А.Абзгильдин 70нче елларда ТАССРның алдынгы монументаль сынлы сәнгать осталарының берсе булып таныла. Аның мозаикалары, стена рәсемнәре, керамикадан эшләнгән монументаль-декоратив композицияләре Казан, Лениногорск, Бөгелмә, Чаллы, Салават (Башкортстан) шәһәрләре биналарын бизи.
Рәссам монументаль рәсем сәнгатенең төрледән-төрле материал, техник алымнар куллану осталыгына ия булып, образ, сюжетлы-тематик һәм композицион чишелеш алымнарын киң яссылыкта тәкъдим итсә дә,  аның архитектура сәнгате белән үрелеп тудырылган әсәрләрендә намуслылык һәм эстетик идеаллар эзләве бер юнәлеш буларак күзәтелә. Бәхетле, матур, камилләшкән, әхлакый-фәлсәфи характерлы кеше образы аның монументаль рәсем сәнгатендә үзәк урында тора. Әлеге образ, замандашлары сүрәтендә дә, тарихи персонажларга мөрәҗәгать иткәндә дә иҗтимагый-тарихи төгәллек чалымнары белән баетылган. Ипле генә рәвештә, автор үзенең монументаль композицияләренә яшерен, аллегорик мотивлар, шигъри  символика элементларын  да кертеп җибәрә (мәсәлән, «Тормыш агачы» сурәте, «Акчарлак» бинасындагы өч бүлекне берләштергән «Яшьлек», «Йолдызлар кабынгач туган мәхәббәт» һәм «Музыка» монументаль-декоратив стена рәсемнәре). Колхоз күренеше булсынмы, авыл сабан туемы, комсомолның сугышчан һәм хезмәт тарихы яки төзелештә, эшләгәндә, китап укыганда, гитара тотып ял иткән минутларда сүрәтләнгән яшь замандашлары картинасымы — барысы да тормыштан алынган,  ди сәнгать белгечләре.
А.Ә.Абзгильдинның станокта ясалган рәсем сәнгатендә исә, романтик башлангыч үзәккә куела. «Тукай төше » картинасы – казанышларының иң әһәмиятлесе булып тора. Автор бу картинасында бөек шагыйрь лирикасының төп мотивларын, аның күңел ярасын, матурлыкны эстәү, болгавыр еллар афәтен алдан сизенә алу сәләтен, истәлекләренең ачы тойгысын һәм баш өстендә иелеп торган анасы йөзен кайтара алмаячагын, ана кулларының җылысын сәнгати-фәлсәфи югарылыкта  җиткерә алган.
Абзгильдин озак еллар Татарстан рәссамнар берлеген җитәкләде. Үзе башкорт егете булса да, татар сәнгатенең үсешенә кулыннан килгән кадәр хезмәт итте. Рәссамнар иҗатына бәйле төрле чараларда саф татарча итеп эзлекле һәм төпле дәлилләр белән чыгыш ясый иде. Соңгы елларда да иҗаттан туктамады. Бик күп замандашларының портретлары сериясен эшләде. Шундыйлардан тарихчы-галим Миркасыйм Госманов, шагыйрь Равил Фәйзуллин, җырчы Зилә Сөнгатуллина һ.б. портретлары ниндидер эчке нур белән яктыртылган һәм замандашларының төгәл сүрәтен гәүдәләндергән дип әйтә алабыз.
Кылкаләм остасының хезмәтләре Татарстанның Сынлы сәнгать музеенда, Татарстан Дәүләт музее, Тукай-Кырлайдагы Тукай музее, Яшел Үзәндә халык сәнгате һәм этнография музее, Әлмәттә шәһәр картина галереясендә саклана.
Intertat.ru хәбәр иткәнчә, Абрек Абзгильдин Казанның Самосырово зиратына җирләнде.


Комментарий язарга


*