ТАТ РУС ENG

Туфан Миңнуллин каберенә таш куелачак


Татарстан Республикасы халык язучысы, ТР Дәүләт Советы депутаты булган Туфан Миңнуллин каберенә 2013 елның 11 октябрьләре тирәсендә таш куелачак. Ул Казанның Яңа Татар зиратында җирләнгән иде. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты чираттагы утырышында комитет рәисе Вазил Вәлиев хәбәр итте. Комитетның әле 18 июньдә узган утырышында 2012 елның июль аенда, ТР Министрлар Кабинеты карары белән, Туфан Миңнуллин һәм Г.Камал театрының элекке директоры Шамил Закировка кабер ташы кую өчен акча бүлеп бирелгәнлеге, бу эштә химаячылар акчалары да файдаланылуы турында әйтелде. Туфан Миңнуллинның исемен мәңгеләштерү турында карар 2012 елның 22 маенда әлеге комитет тарафыннан кабул ителгән иде.

Бу юнәлештә тормышка ашырыла торган чараларга килгәндә, Түбән Кама драма театрына Туфан Миңнуллин исеме бирелде, әдипнең туган ягы булган Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә музей ачылды. Узган елның 25 августында Чүпрәле районының Мөнчәли авылы мәктәбенә Туфан Миңнуллин исеме бирелгән һәм мемориаль такта куелган иде. Шулай ук Казанда 12 нче татар кызлар гимназиясендә әдипнең мемориаль бүлмәсе ачылды, мемориаль такта куелды. Казандагы Луковский, Минзәлә, Арткы Һади Такташ урамнарын берләштереп, Туфан Миңнуллин урамы итеп үзгәртелде.

ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев мөрәҗәгате белән, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, Туфан Миңнуллинның тормышына һәм иҗатына багышланган ике китап чыгару көтелә. Анда күренекле сәясәтчеләр һәм сәнгать әһелләренең әдип турында хатирәләре туплап бирелә. Китапның берсен быел, икенчесен киләсе елга чыгару планлаштырыла.

Туфан Миңнуллинга һәйкәл кую мәсьәләсенә килгәндә, эшләр болайрак тора. Һәйкәл проекты эскизына ябык конкурс игълан ителеп, аның җиңүчесе билгеләнгән. Һәйкәл үзе Кама Тамагы районының Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә Киров һәм Карл Маркс урамнары чатында киләсе елда ачылыр дип көтелә.

 

Римма Гатина,
tatar-inform.ru



Комментарий язарга


*