ТАТ РУС ENG

Туфан Миңнуллинга багышланган фильм



Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург, озак еллар депутат булып хезмәт иткән дәүләт эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган яңа документаль фильмның премьерасы булды. Ул 2014 елның 24 апрелендә Казанның “Мир” кинотеатрында киң катлам җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителде. Фильмны карарга килүчеләрне бу зал гына сыйдыра алмаганга, якын вакытта аны кабаттан күрсәтәчәкләр.
“Туфан – Туфан инде ул” дип исемләнгән фильм Татарстан Мәдәният министрлыгы заказы белән, Татарстанның халык шагыйре, республика Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сценариясе буенча Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе, режиссер Илдар Матуров тарафыннан төшерелгән. Операторлары – Фәрит Гәрәев һәм Эдуард Мөхәммәтҗанов.
Сценарий буенча, фильмдагы сөйләшүне Туфан Миңнуллин алып бара: үзе турында ул үзе сөйли. Мәгълүм булганча, Туфан Миңнуллин 76 яшендә 2012 елның 2 маенда арабыздан китте. Ә аннан бер ел элек “ТНВ” телеканалының “Канун. Парламент. Җәмгыять” тапшыруы алып баручысы Әнзия Ханнанова язучы белән берничә сәгатьлек әңгәмә яздырып калган. Яңа документаль фильмны төшергәндә шул язмалар файдаланылган. Моннан тыш драматургның Щепкин училищесы буенча сабакташлары – Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдинов, хәләл җефете Нәҗибә Ихсанова истәлекләре белән уртаклаша. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче Президенты – Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә Туфан Миңнуллин турында фикерләрен әйтә. Фильмда драматургның туган ягы – Кама Тамагы районындагы Мәрәтхуҗа авылы күренешләре, район үзәгендә узган очрашулардан, аның пьесалары буенча театр сәхнәләрендә куелган спектакльләрдән, Дәүләт Советы утырышларында ясаган чыгышларыннан өзекләр, фотосурәтләр китерелә.
– Туфан Миңнуллин белән мин кырык ел аралашып яшәдем. Соңгы елларда бер комитетта эшләгәндә, без аеруча якын идек. Туфан Миңнуллин вафатыннан соң аның истәлеген мәңгеләштерү өчен көч куябыз. Казанда Туфан Миңнуллин урамы барлыкка килде, 12нче гимназиядә мемориаль такта һәм бүлмә ачылды, Түбән Кама татар дәүләт театрына Туфан Миңнуллин исеме бирелде. Яңа документаль фильм хатирәләрне яңарта, аның шәхесен ачарга ярдәм итә, – дип сөйләде Разил Вәлиев журналистларга.
Әлбәттә, 27 минутлык фильмга Туфан Миңнуллинның бөтен тормыш һәм иҗат юлын сыйдырып булмас иде. “Аның драматург, депутат буларак эшчәнлеге, ул оештырган һәм җитәкләгән татар ПЭН–үзәге эше белән төрле илләргә сәяхәтләребез турында да бик озак сөйләргә мөмкин. Бездә әле тагын 27 фильм төшерерлек материал бар”, – дип тә өстәде Разил Вәлиев.
Режиссер Илдар Матуров сүзләренчә, ул моннан егерме ел элек Туфан Миңнуллин турында фильм төшергән булган инде.
– Гомеренең соңгы елында мин Туфан абыйга аның турында тагын фильм төшерергә теләк барлыгын әйткән идем. Ул миңа бик озак эндәшмичә карап торды да: “Төшерерсең, Илдар, төшерерсең…”, – диде. Аның нәрсә хакында уйлаганын менә хәзер аңладым, – ди режиссер.
Фильм өстендә эш ике еллап барган. “Туфан Миңнуллинны без барыбыз да яхшы белә идек, аның шәхесен ачып бирерлек материаллар да күп, шуңа күрә документаль фильм төшергәндә аеруча җаваплылык тоеп эшләдек”, – дип ассызыклады Илдар Матуров.
Разил Вәлиев яңа фильм Казаннан соң Кама Тамагында һәм Татарстан районнарындагы татар театрларында күрсәтеләчәген хәбәр итте.


Лилия ГАДЕЛШИНА


Комментарий язарга


*