ТАТ РУС ENG

Туфан Миңнуллинны искә алып

 



2013 елның 11 октябрендә 15.00 сәгатьтә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында данлыклы татар драматургы, прозаик, публицист, Казан шәһәренең мактаулы гражданины, РСФСРның К.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Туфан Миңнуллинның каберенә таш куела.

Мәшһүр драматургны искә алырга коллегалары, Татарстан Республикасы Дәләт Советы депутатлары, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары, хезмәткәрләре һәм шулай ук Туфан Миңнуллинның якыннары, туганнары килер дип көтелә.
 
Кабер ташының авторы, Шамил Закиров һәм Равил Бохараевның кабер ташларын ясаган Казан скульпторы — Дмитрий Кузнецов.
 
Туфан Миңнулинның кабер ташы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Таттелеком» һәм «Газпром Трансгаз Казань» ярдәме белән ясалды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, драматургның туганнары һәм якыннары  республика җитәкчелегенә, «Таттелеком» генераль директоры Лотфулла Шафигуллинга, «Газпром Трансгаз Казань» генераль директоры Рәфкать Кантюковка ихлас рәхмәтләрен җиткерә.
 
Туфан Миңнуллин 1935 елда Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында дөньяга килә. Мәскәү шәһәренең М.С.Щепкин исемендәге Театр училищесын тәмамлый. Минзәлә академия татрында артист булып эшли. 1962 елда драматургның сәхнәдә тәүге әсәрләре куела. Аңа кадәр ике ел элек ул Казан телестудиясендә һәм “Чаян” журналында эшләп ала. 1975—1977 елларда Мәскәүдә Югары әдәбият курсларында белемен ныгыта. 1984-1989 еллар аралыгында ТАССРның Язучылар берлеге белән идарә итә. Озак еллар Татарстан Дәүләт Советында депутат булып эшли.

Туфан Абдулла улы Миңнуллин 2012 елның 2 маенда арабыздан китте.

Ул дистәләгән пьесалар авторы, алар арасында – «Әлдермештән Әлмәндәр», «Әниләр һәм бәбиләр» (1984); «Без китәбез, сез каласыз» (1986); «Хушыгыз» (1993); «Бәхтияр Канкаев» тарихи драмасы (1974) һ.б.

 

kamalteatr.ru



Комментарий язарга


*