ТАТ РУС ENG

Вахит Имамов – Тукай премиясенә кандидат


2014 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар арасында республиканың Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы Вахит Имамов та бар. Язучы-прозаик, тарихи романнар авторы Вахит Имамов – Актаныш егете. Журналистлар арасында да үз кеше ул, журналистика факультетында гыйлем туплаган белгеч.
Вахит Имамов – бүгенге көннең актуаль темаларын һәрвакыт күз уңында тотучы публицист. Ул Чаллы шәһәрендә нәшер ителә торган «Мәйдан журналының баш мөхәррире, Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеген дә җитәкли.
Әдәби иҗатта Вахит ага тарихи әсәрләре белән танылды. 1982-1994 елларда ул даими рәвештә төрле шәһәрләргә барып йөри. Архивларда сакланган документлардан татар халкының үткән тарихын җентекләп өйрәнә һәм 1993 елда «Яшерелгән тарих» исемле беренче документаль әсәрен яза. Татар халкының ХVI-ХVШ йөзләрдә алып барган милли-азатлык көрәшен һәм яуларын чагылдырган бу тарихи повесте укучыларда зур кызыксыну уята. Татарның милли күтәрелеш чорында исә автор «Сәет батыр» исемле зур тарихи романын иҗат итә.
Әдәби иҗат эшчәнлегенең тарихи юнәлешен дәвам итеп, В.Имамов 2001 елда тагын да борынгырак чорны – XII-XIII гасырларда Дәште Кыпчак далаларында, Идел буйларында, Болгар дәүләтендә, рус җирләрендә булган катлаулы хәл-әхвәлләрне яктырта. Тарихи чыганакларга иҗат фантазиясен кушып җанландырган «Утлы дала» романын – дилогия итеп уйланылган эпопеясенең беренче китабын укучыларга тәкъдим итә.
Аның 2004 елда язып тәмамланып, Казанның нигезләнү чоры вакыйгаларына багышланган «Казан дастаны» тарихи романы башкаланың меңьеллык юбилей елында Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга һәм рус теленә дә тәрҗемә ителә.
Ерак тарихи үткәнгә төп игътибарын юнәлтү белән бергә, В.Имамов үзенең әдәби иҗатында татар халкының яшәешенә кискен үзгәрешләр алып килгән якынрак заман темаларына да мөрәҗәгать итә.
Тарихи повестьлар, дастаннар, хикәяләр, романнар, публицистик очерклар авторының теле кайберәүләр өчен артык фәнни булып та тоела торгандыр. Бу җәһәттән язучы үзе: «Архив документаларына таянып язылган әсәрдә фәнни телдән качып бетеп булмый, чөнки мин тарихи дөреслеккә йөз тотам», – дип кабатларга ярата.
Вахит Имамов үз заманының танылган язучысы гына түгел, ә талантлы оештыручы һәм жәмәгать эшлеклесе дә. Автогигант каласында татар тормышын җанландыруда, шул төбәктәге каләм әһелләренең меңләгән проблемаларын гавамга ишеттерүдә, аларны хәл итүдә ул җиң сызганып эшли. Үз фикерен кыю рәвештә ярып сала торган трибун, үткен сүзле каләм остасы да булып кала бирә, ди аның хакында каләмдәшләре.

Мөршидә КЫЯМОВА,
intertat.ru



Комментарий язарга


*