ТАТ РУС ENG

Венера Ганиева башкарган җырлар




Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Венера Ганиева яшь башкаручылар арасында “Сандугач” дип аталган I Халыкара конкурс оештыра. Ул 2014 елның 4-5 март көннәрендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында узачак.

“Сандугач” конкурсы яшь, талантлы башкаручыларга иҗат тормышларында профессиональлекләрен үстерү, башкару осталыкларын камилләштерүгә ярдәм итәчәк ди, проект авторлары. Конкурс барышында төрле атаклы сәнгать әһелләре белән иҗади очрашулар, мастер-класслар оештырылу да каралган. Бу очрашулар яшьләргә сәнгать киңлегендә ачышлар ясарга ярдәм итәчәк. Конкурсның мәртәбәле жюри карары буенча җиңүчеләрдән берәү Мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кабул ителәчәк, дип вәгъдә итә Венера Ганиева.

“Сандугач” проектының төп максаты – классик, халык, заманча башкару үрнәгенең күркәм традицияләрен саклау һәм җәелдерү. Бәйге халык җырчысы, профессор Венера Ганиева иҗатын саклау һәм яшь башкаручыларның репертуарларын баету җәһәтеннән оештырыла, дип хәбәр итә intertat.ru.


Комментарий язарга


*