ТАТ РУС ENG

Владимир Попов күргәзмәсе


2014 елның 19 мартында Казанның Заманча сәнгать галереясендә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлекләре әгъзасы Владимир Поповның шәхси күргәзмәсе ачыла. 2014 елда Владимир Попов Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат итеп тәкъдим ителде.
Владимир Александрович Попов – Бөек Ватан сугышында катнашкан, яу кырында батырлыклары өчен өч орден һәм унбиштән артык медаль белән бүләкләнгән. 2014 елның июнендә Владимир Попов 90 яшьлеген бәйрәм итәчәк.
Владимир Попов 1951 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Беренче тапкыр ул Бөтенроссия күргәзмәсендә 1955 елда Мәскәүдә “Алтай. Чирәм үзләштерелде” нәкыш әсәре белән катнаша. 1958 елда тәүге тапкыр Бөтенсоюз күргәзмәсендә, ә 1963 елда чит илдә оештырылган күргәзмәдә катнаша: кореялыларга “Трассалар” линогравюрасын алып бара.
В.Попов нәкыш, акварель, графика, каллиграфия жанрларында эшли. Соңгы егерме елда бигрәк тә көнчыгыш каллиграфия сәнгате белән кызыксына – шамаилләр, тугра, каллиграфик композицияләр иҗат итә. Үзенең илле еллык иҗат гомерендә Владимир Попов татар милли һәм гомумроссия сәнгате үсешенә зур өлеш кертте. Аның туксаннан артык нәкыш һәм графика әсәрләре төрле музейларда, Көнбатыш һәм Көнчыгыш илләрендә шәхси коллекцияләрдә саклана.
Күргәзмәдә рәссамның соңгы өч елда иҗат ителгән унҗиде хезмәте куелачак. Бу экспозиция 31 мартка кадәр эшләячәк.

izo-museum.ru


Комментарий язарга


*