ТАТ РУС ENG

«Язмыш» китабы авторы белән очрашу

 



2013 елның 28 ноябрендә Казанда, Татарстан Милли китапханәсе Уку залында Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әзһәр Шакиров белән иҗади очрашу узачак.
Республикада Әзһәр Шакиров 150 дән артык сәхнә образы иҗат иткән талантлы артист дип кенә түгел, ә мәдәният үсеше һәм милли мәсьәләләргә үз карашын, үз фикерен белдерүче җәмәгать эшлеклесе буларак та билгеле. 2007 елда аның “Язмыш” исемле китабы дөнья күрде. Әлеге китапны бастырып чыгаруда Г.Камал театрының ул вакыттагы директоры Шамил Закиров теләктәшлек күрсәткән иде. Китапка Әзһәр Шакировның төрле елларда республика гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күргән интервьюлары һәм үзенең мәкаләләре урын алган. Аларда ул үзенең тормышы, гаиләсе, иҗаты, дуслары һәм иҗатташлары турында сөйли.

 

kamalteatr.ru



Комментарий язарга


*