ТАТ РУС ENG

Шагыйрь мәктәпләргә ишек кага

тукай

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеена килгән һәр кеше үзенә нинди дә булса бер яңалык ача. «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының чираттагы редколлегия утырышын яңа форматта – Тукай музеенда уздыруга әзерлек уңаеннан музей ишекләрен ачып кергәч, без анда бер генә түгел, ике яңалыкка юлыктык. Аларның берсе Тукайның кул сөлгесе булса, икенчесе – шагыйрь яшәгән тирәлекне киләчәк буыннар яд итсен өчен фотога төшереп калдырган беренче татар фотографы Кыйвам Зөлфәкаров эшләре. Хәер, өченчесе дә бар икән әле. Анысы – күренекле язучы һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның фотоаппарат өчен штативы.

«ЗАПАСНИК»ТАН ЧЫГЫП

Килеп керешкә, заманчалыгы һәм затлылыгы белән шаккаттырган Тукай музеенда шагыйрь кулы орынган һәр әйбернең үз тарихы бар. Аның үзе исән чакта ук басылып чыккан китаплары, фотосурәтләре, камыштан үрелгән юл кәрҗине, бәрхет түбәтәе, Зәйнәп һәм Әхмәтгәрәй Хәсәниләр бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары, Газизә апасына бүләккә дип беренче гонорарына сатып алган фаянс шкатулка, 1912 елда Санкт-Петербургтан алып кайткан каләм савыты, шагыйрьнең вафатыннан соң алынган битлеге – болар безгә 27 яшькә кадәр генә яшәп, биниһая зур мирас калдырган бөегебезнең тормыш мизгелләре турында сөйлиләр. Әйтик, кулдан сырылган түбәтәйне шагыйрьгә «Үрнәк» матбагасы нәшире Гыйльметдин Шәрәф бүләк итүе мәгълүм. 1908 елда яңа шигырь җыентыгын чыгарырга җыенганда, шагыйрьнең фотосурәте кирәк булгач, алар икәүләп С.И.Иванов фотосалонына барганнар. Шунда Тукайның капланмаган озын чәчләреннән уңайсызланып торуын күргән нәшир, әлеге кәләпүшне кесәсеннән чыгарып, шагыйрьгә биргән, диләр.

Яңа экспозициядә шагыйрьнең моңарчы Милли музей фондларында сакланган сөлгесе дә урын алган. Тукай үзе исән чагында чыккан китапларны, апасы Газизәнең камзулын, касәсен, кыскасы, һәр экспонатны энә күзеннән үткәргәндәй бөртекләп карыйсың, һәм сине иксез-чиксез дулкынлану биләп ала. Музейга килүче һәркем Тукай рухы – аның язмышы, әдәби мирасы, шәхси әйберләре, вакыт саргайткан фотосурәтләр, вакытлы матбугат белән танышып кына калмый, аерым тарихи вакыйгаларга бәйле рәвештә, шул чорга кайтып, XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башы татар мәдәни мохитен тулысынча күзаллау мөмкинлеген дә ала. Күз карашың нинди генә экспонатта тукталмасын, син инде аның җеп очы кайсы да булса тарихи шәхескә барып чыгасын чамалыйсың. Әйтик, Риза Фәхреддиновның визитка савыты, Зәйнәп һәм Әхмәтгәрәй Хәсәниләрдән алынган затлы савыт-сабалар, Садри Максудиларның тәлинкәләре, Бари Хәсәниләрнең пианиносы… Нәкъ шушы мизгелдә кайбер нәрсәләргә ихтыярсыз кечкенә Тукай күзләре белән карагандай буласың: «Мин, байлар йорт эченең матурлыгын, идәннән түшәмгә кадәр торган зур көзгеләрен, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен вә сандык кадәр зур органнарын күреп, боларны оҗмахта торалар кеби уйлый идем…» («Исемдә калганнар»)

– Безгә кайчак менә шул мохитне аңлар өчен дә киләләр. Без тамашачыларга XX гасыр башындагы татар ренессансы чорын күзаллатырга омтылабыз. Тукай йолдызлыгы дибез икән, ничек инде Гаяз Исхакый, Фатыйх Әмирхан, Галиәсгар Камал, Габдулла Кариев, Хөсәен Ямашев, Сәгыйть Сүнчәләй, Гафур Коләхмә-
товларны читләтеп узасың. Алар – бер-берсен үстерешкән шәхесләр. Шундый чордашлары булмаса, Тукай үзе дә андый ук дәрәҗәгә күтәрелер идеме икән? – ди музей мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхватова, иркен зал буйлап берсеннән-берсе кадерлерәк ядкарьләр, Тукай белән аралашып
яшәгән шәхесләрнең фотолары белән таныштыра барып.

Габдулла Тукайның шагыйрь Сәгыйть Рәмиевкә: «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит», – дип язуыннан ук аның дошманнарын тәнкыйтьләү генә түгел, дусларына гадел бәя бирүдән дә чирканып тормавын аңлыйбыз. Юкка гына чордашлары аңа туры Тукай дигән бәя бирмәгәннәр шул инде.

Бер караганда, музейда турыдан-туры шагыйрьнең матди дөньясы белән бәйле экспонатлар күп тә түгел кебек. Тик алар, Габдулла Тукайның соклангыч киң һәм тирән иҗатын, ул иҗат иткән чорны, шул чорның олпат шәхесләрен күз алдына китереп бастырырга мөмкинлек тулдыра. Гүзәл ханымнан:

– Музейга килүчеләрне иң гаҗәпләндергәне нәрсә? – дип сорамый булдыра алмадык. Баксаң, Тукайның үз шигырьләрен гарәп имләсендә язуын күпләр ачыш буларак кабул итә икән.

DSC00742

ДӘРЕСНЕ МУЗЕЙДА НЫГЫТУ

Тукай музее коллективы биредә тарихи да, әдәби дә, рухи да булган гаҗәеп мохит тудыруга ирешкән. Шул байлык халкыбыз, беренче чиратта, педагоглар, ата-аналар һәм балалар тарафыннан ничек файдаланыла икән соң? Шәһәр мәгариф идарәсе белән берлектә татар теле һәм әдәбиятын укытканда, музей материалларын җәлеп итүне күздә тотып, «Татар теле клубы» оештырып җибәргәннәр. Нәтиҗәсе озак көттермәгән. Клуб, ана теле педагоглары белән генә чикләнмичә, инглиз теле укытучыларын да җәлеп иткән. Моңа элект-
рон экспозицияләрнең татар һәм инглиз телләрендә шәрехләнүе, экскурсияләрнең өч телдә алып барылуы этәргеч биргән. Экскурсиядән соң аралашканда, музей җитәкчесе авызыннан бик кызыклы бер фикер ишетергә туры килде.

– Мәктәпләрнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, татар теле укытучылары, музей мөмкинлекләреннән файдаланып, ана телен, татар әдәбиятын өйрәтү һәм тәрбия буенча билгеле бер система булдыра алырлар иде, – диде Гүзәл ханым һәм моның оештыру ягыннан бернинди кыенлык тудырмавы, ә белем, тәрбия ягыннан бик әһәмиятле булуын гади генә мисалда төшендереп бирде. Аныңча, әйтик, «Исемдә калганнар»ны үткәндә, музейга V – VI классларны экскурсиягә алып килсәләр, һәр бала үзеннән-үзе Тукай дөньясына керәчәк. Күз белән күрүнең китаптан укыганга караганда ныграк тәэсир итүе һәркемгә аңлашыла. Монда музей дәресләре, нигездә, ике телдә уздырыла икән. Ә менә «Исемдә калганнар», әсәрнең аеруча миллилеген истә тотып, бары татар телендә генә бара, һәм ул әлеге тема буенча йомгаклау дәресе буларак тәкъдим ителә.

«Балалар «Исемдә калганнар» әсәрен дәрестә үткәннән соң, бирегә килеп, музей экспонатлары, фоторәсемнәр ярдәмендә белгәннәрен ныгыталар», – дип сөйләделәр музей хезмәткәрләре. Казанның 2 нче, 13 нче гимназияләре, 149 нчы, 175 нче, 27 нче, 177 нче мәктәпләренең укытучылары менә шул рәвешле эшлиләр икән. Музейга республиканың район мәктәпләреннән дә килмиләр түгел. Әмма аларга моның өчен каникул вакыты белән чикләнергә туры килә.

Татарстаннан читтәге төбәкләрдән һәм республиканың ерак районнарыннан балалар белән олимпиадаларга килүче укытучылар безнең журнал хезмәткәрләренә еш кына бер сорауны бирә: «Ни өчен, форсаттан файдаланып, безне оешкан төстә музейларга алып бармыйлар
икән?».

– Мәгариф министрлыгы акчаны кайсы музейга күчерсә, Казан кунаклары шунда бара. Алдан заявка булганда, без дә, яшьләренә карап, теләсә кайсы төркемгә экскурсия уздырабыз. Монда унар-унбишәр минут аралык белән берьюлы 250 – 300 һәм хәтта 400 гә якын кеше кабул итү мөмкинлеге бар, – диләр музей хезмәткәрләре. – Быел, әйтик, «Идел» яшьләр үзәге чит төбәкләрдән җыелган яшьләрнең зур делегациясен алып килде. Бу очракта фәнни хезмәткәрләргә татарча сөйләшүче робот та ярдәм итте.

ҺӘР ШИГЫРЬГӘ – БЕР БӘЙРӘМ

Без музейда булган көнне биредә 1 нче сыйныф укучылары өчен ел да шау-гөр килеп уза торган «Әлифба бәйрәме» бара иде. Төп геройларның берсе булган Шүрәлене дә шаккаттырырлык итеп, берсеннән-берсе уздырып, сөйлисен – сөйләп, җырлыйсын җырлап күрсәттеләр балалар. Зал гөр килеп торды. Кая ул Шүрәледән курку! Киресенчә, күптәнге танышларын очраткандай, килеп-килеп кочаклыйлар, бергәләп фотога төшәләр…

Тукайның «Мияубикә» әсәренә багышланган бәйрәм шулай ук бала күңеленә уелып калырлык, аның белемнәрен киңәйтерлек итеп үткәрелә икән. Шигырьне сәнгатьле итеп укудан тыш, башкалада Казан мәчесенә куелган һәйкәл урыны табыла, Петербургның патша сараендагы Казан мәчесе дә искә төшере-
лә, песиләр турындагы табышмак-әйтемнәр дә телгә алынмый калмый анда.

Хәзер музейчыларның язны каршылау – «Карга боткасы» бәйрәменә әзерлек эшләре белән мәш килгән көннәре. Чара барышындагы күпсанлы биремнәрне үтәүчеләргә ярма салынган кечкенә генә капчыклар бүләк ителә. Театрлаштырылган тамашаны караганнан соң, бөтенесе бергә, бакчага чыгып, шул ярмалардан бөтен тирә-юньгә хуш ис таратучы карга боткасы пешереп ашыйлар.

Тукай туган көнгә әзерлек барышында «Музей экспозицияләренең рухы – ядкарьләрдә» дигән бәйге игълан ителгән. Конкурсның шарты буенча балалар Тукайның музей фондларында саклана торган шәхси әйберләре турында чәчмә яки шигъри әсәрләр иҗат итәчәкләр.

ТАТАРНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФОТОГРАФЫ

Музей буенча экскурсия, гадәттә, үз вакытында Тукай белән бәйле урыннарны – Кушлавычтагы йортларын, Өчиледә бабасы Зиннәтулла яшәгән нигезне, Кырлайда нәни Апуш укыган мәктәп-мәдрәсәне чагылдырган тарихи фотосурәтләр урнаштырылган күргәзмәләр залында түгәрәкләнә. Үзеннән-үзе кем безгә шундый истәлекләр калдырган дигән сорау туа. Ул татарлардан беренче профессиональ фотограф Кыйвам Зөлфәкаров булып чыкты. Биредә әлеге фотографның тууына 150 ел тулуга багышланган лекция тыңларга да була. Тукай белән бәйле урыннарның Кыйвам Зөлфәкаров тарафыннан эшләнгән алты фотосурәте бар. Әлеге сурәтләрне шагыйрьнең вафатыннан соң – 1913-1914 еллар чигендә төшерелгән дип фаразлыйлар. Бу залда Тукайның 1914 елда басылып чыккан «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре»енә багышланган «Мин кулыма китап алам» дип аталган күргәзмә дә (башка тарихи фотолар, фотоаппаратлар) музейны тамаша кылучыларны кызыксындырмый калмас. Күзгә-башка әллә ни бәрелеп тормаса да, күргәзмәгә куелган фотоаппарат штативының Гаяз Исхакыйныкы булуы – шулай ук бер вакыйга!

СУГЫШТАН ИСӘН КАЙТКАН КИТАП

Эзләнү, һәр вакыйганы яңача күзаллау – Тукай музее коллективына менә шул үзенчәлек хас. Узган ел Театр елы дип мәш килсәләр, быел үзәктә – ТАССР ның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы.

– Безнең фондларда шагыйрь Г.Тукайның 1943 елда чыккан китабы саклана. Дары исе сеңгән ул китап шагыйрь Мөхәммәт Садриныкы, ул аның белән бергә фронт юлларын узган. Шагыйрь үзе бу хакта: «Венгриядә сугыштым, Берлинга кадәр барып җиттем. Сугышлар тынып торганда, Тукайның шушы китабын укый идек», – дип искә ала. Китап битләрендә авторның кайчан, нинди сугышка керүе турында да язмалар бар. Шулай булгач, сугышчыларның ру-
хын ныгытып, шагыйрь Җиңү яулауга да уңыш керткән булып чыга, – дип сөйли музей җитәкчесе. – Без Тукай, аның даирәсе белән бәйләнешле материалларны туплауны дәвам итәбез.

Музей хезмәткәрләре Тукайның замандашы Сәгыйть Сүнчәләй, Фатыйх Әмирхан белән бәйле материалларны да өйрәнәләр. Камил Мотыйгыйларга кагылышлы яңа документлар табылган, аларны да Казанга кайтаруны хәл итәләр. Тукайның әдәби музеена әледән-әле Төркия, Кытай, Австралия, Азербайҗан галимнәре, Чечня, Дагыстан делегацияләре килеп тора. Габдулла Тукай иҗатына багышлап, яңадан-яңа фәнни хезмәтләр языла. Заманында Тукай үзе алты еллык иҗатына ревизия ясаган һәм, басылып чыгачак китабында үзе нинди әсәрләрен күрергә теләсә, шуларны аерым туплап куйган. Бу хакта ул үзе язып калдыра. Китап беренче тапкыр 1914 елда басылып чыга. Гүзәл Төхватованың хыялы – шул китапны кабаттан бастыру. Хыяллар чынга ашса, билгеле, рератив басма теләсә нинди дәрәҗәдәге кунакка бүләк була алыр иде.

Расиха ФАИЗОВА
Автор фотолары

Комментарий язарга


*