ТАТ РУС ENG

Абдуллаҗанова Р. Тукай ятим түгел

Тукай исән, Тукай йөрәкләрдә,

Аның шигырьләре дан алган.

Шуңа күрә халкым күңелендә ул

Мәңгелек булып калган.

Ярата сине халкым, Тукай,

Һәм онытмас мәңгегә.

Бөек шагыйрь — Тукаебыз —

Йөрәгемдә гомергә.

Егерме җиде ел яшәгән Тукай

Нинди кыска гомер үтелгән.

Гомере кыска булса да аның,

Күпме шигырь язып өлгергән.

Менә бүген синең туган көнең,

Мәңге яшә халкым күңелендә.

«Туган тел»ең гимн, булып яңгырый

Бүген Татарстан җирендә.

 

Резидә Абдуллаҗанова, Татарстанның Арча районы Тукай Кырлай авылы мәктәбенең 7 сыйныф укучысы (2005 ел)

 

(Чыганак: Габдулла Тукай: Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 120 ел тулуга багышланган методик ярдәмлек / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; Төз. Р.Р. Хөрәмшина. — Казан: Милли китап, 2005. — 30 б.)


Комментарий язарга


*